Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җирле үзидарәләр көне белән

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

 

Сезнең хезмәт авыр да, җаваплы да. Үзләрен борчыган проблемалар, сораулар белән халык, иң беренче чиратта, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә бит. Һөнәри осталык, намуслылык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән, сезгә оста оештыручы, психолог, идарәче дә булырга туры килә.

Безнең бурыч - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районыбызны яшәр, эшләр, ял итү өчен тагын да уңайлырак итү. Бу эшләрне уңышлы башкару җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең осталыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, җитәкчеләр белән бергә эшли белүенә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын табуына да бәйле.

Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев