Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җирлек үсешендә сәясәт чагылышы

Алдынгылар җыенында узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Уразай авыл җирлеге җиңел машина белән бүләкләнде. 21 февральдә үткән хисап җыелышында район җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашып, җирлек башлыгы Рузил Исламовның чыгышын башка авыл башлыкларына үрнәк буларак тәкъдим итәргә кирәк, диде. Рузил Мөхәммәтнур улы җирлектә ел дәвамында эшләнгән эшләргә тукталып, бюджет үтәлеше, җирлекнең...

Алдынгылар җыенында узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Уразай авыл җирлеге җиңел машина белән бүләкләнде. 21 февральдә үткән хисап җыелышында район җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашып, җирлек башлыгы Рузил Исламовның чыгышын башка авыл башлыкларына үрнәк буларак тәкъдим итәргә кирәк, диде.
Рузил Мөхәммәтнур улы җирлектә ел дәвамында эшләнгән эшләргә тукталып, бюджет үтәлеше, җирлекнең демографик хәле, яшәү шартлары һәм аны яхшырту, җитештерүче, бюджет, мәгариф оешмалары, фельдшерлык пунктлары, мәдәният хезмәте күрсәтү, почта, элемтә хезмәте күрсәтү, спорт һәм яшьләр белән эш, социаль хезмәтләр, өлкәннәр белән эш, хокук тәртибе саклау буенча тулы анализ ясады.
Авыл халкын борчыган мәсьәләләрне күтәреп, һәркайсы буенча да алып барылган эшләр белән таныштырды.


Юл мәсьәләсе. Районның генпланына Мерәс юлы да, Илчебай юлы да беренче чиратта асфальтланачак дип кергән.
- Соңгы 10 ел эчендә Уразайга асфальт керү, калган урамнарга ком түшәлү бүгенге көндә Россияне җитәкләгән Медведев, Путин командасы алып барган инфраструктураны яхшырту сәясәтенең авылларга килеп җитүенә мисал, дип әйтсәм, килешерсез дип уйлыйм, - диде ул. - Уразайның чокырлы урамнарында җиңел машина күренмәслек хәлдә булган 2001 елларны искә төшерү беребезгә дә зыянга булмас.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 24 февраль, 2012 15 (9660) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев