Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җирлек төзеклеге үзебездән тора

Һәр елдагыча, чисталык икеайлыгына йомгак ясау һәм җирлектә эшләнгән эшләрне карап чыгу максатыннан, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә җирлек башлыклары белән авылларны карау оештырылды. Бар авыл җирлекләрендә дә эш алып барылган, әмма алар төрле дәрәҗәдә, төрле югарылыкта. Бик күпләрендә үзара салым акчасына зиратлар каралган. Салынган юллар күзне сөендерә....

Һәр елдагыча, чисталык икеайлыгына йомгак ясау һәм җирлектә эшләнгән эшләрне карап чыгу максатыннан, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә җирлек башлыклары белән авылларны карау оештырылды.
Бар авыл җирлекләрендә дә эш алып барылган, әмма алар төрле дәрәҗәдә, төрле югарылыкта. Бик күпләрендә үзара салым акчасына зиратлар каралган. Салынган юллар күзне сөендерә. Күп авылларда, татар җирлекләренә хас булганча, юл буйлары, урамнар, тыкрыклар чистартылган, чабылган. Шулай ук, санкцияләнмәгән чүплекләрдән арыну эшләре зур күләмдә башкарылган. Һәр җирлектә кимендә бер авыл чүплеге юкка чыгарылган. Хуҗалык һәм авыл җирлекләренең бер-берсенә ярдәмләшеп, авыл өчен, булсын, дип эшләүләре сөендерә.
Президент программалары, грант, үзара салым акчаларына ел саен күп хезмәт башкарыла, ләкин аны саклый да белергә кирәк. Такталачыкның Яшьлек урамы, Качкынга кергән юлларга вак таш салынды, бүгенгә исә аның инде бозылган урыннары бар. Шуңа күрә юлны язлы-көзле шлагбаум белән ябып торырга кирәк, техника белән йөрүчеләр дә юлларның сакланышын тәэмин итсеннәр иде, дигән фикер әйтелде авылларны карау вакытында.
Илфак Бариев:
- Чисталык икеайлыгына ел саен зур игътибар бирелә, күп хезмәт куела. Аеруча мәгариф, мәдәният, почта, саклык банкы, социаль яклау хезмәткәрләре өмәләрдә актив катнаша. Барлык район халкына бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев