Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖИРЛЕКЛӘР ХИСАП ТОТА: Усы авыл җирлегендә үзарасалым акчасына ниләр башкарылган? (ФОТОФАКТЛАР)

Усы авыл җирлегендә 18 яше тулган һәр кешедән 2018 елда 500 (биш йөз) сум күләмендә 158500 сум максатчан җыем жыелды.

2017 елда узган референдум сораулары:
-җирлекнең торак пунктлары чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү: янгын гидрантлары урнаштыру;
- авыл эчендәге автомашина юллары эшчәнлеге өчен: Усы авылында күперне төзекләндерү;
- җирлектә халыкны су белән тәэмин итүне оештыру: халыкны су белән тәэмин итүне экология министрлыгы һәм роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, лицензияле оешмага тапшыру өчен техник документлар әзерләү, Качкын авылында яңа су чыганагы булдыру;
- күмү урыннарын тәртиптә тоту өчен: җирлектәге авыл зиратларының документларын булдыру.

Шушы сорауларны  хәл иту максатыннан Усы авыл җирлегендә теркәлеп яшәүче,  1 төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары хэм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, кондезге формада белем алучы студентлардан кала 18 яше тулган  һәр кешедән 2018 елда 500 (биш йөз) сум 158500 сум максатчан җыем жыелды.

Җыелган акчага Усы авылында пожар гидранты урнаштырылды, өч яклап профнастилдан койма тотылды;  Усы авылында зиратка бару юлы ремонтланды: су агар очен аркылы 2 торба куелды,  Усы һәм Качкын авылы зиратларында зират кагыйдәләре эшләтелде,  чүп түгү контейнерлары урнаштырылды, контейнер кую урынына поддон урнаштырылды, койма белән тотылды; зират җирләре БТИ тарафыннан үлчәнде, документлары эш стадиясендә;зиратларда дератизация эшлэре башкарылды;су белән тәэмин итү буенча Качкын авылында Үзәк урамда колонка ремонтланды;  Усы авылында каптаж чишмә тирәли һәм капкадан  чишмәгә кадәр юл бетонировать ителде(отмостка ясалды); Качкын авылында яңа су чыганагы булдыру өстендә эшләр башкарылды(гидрогеологическое заключение алынды, су чыгару өчен җир документлары эшләтелде, санитар зонага җитмәгәнлектән шәхси хуҗадан йортсыз җир сатып алынды, электр счетчигы куелды). 

Калган акчаларга Качкын зираты коймасын тоту өчен материаллар алыначак, су чыганакларын лицензияләү буенча икенче этап эшләренә тотылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев