Актаныш

Җирлектә буш йортлар саны арта

Татар Ямалысы авыл җирлеге табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Бирегә читтән балык тотарга, ял итәргә килүчеләр дә шактый. Авыл халкы аларны фатирга кертеп, күпмедер акча эшләү юлын да тапкан. Ләкин болай итеп кенә көн күреп буламы икән?

Моннан берничә ай элек терлекчелек тармагындагы эшчәнлеккә багышланган 24 форма киңәшмәдә дә район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге җирлектәге мал саннары кимүгә үртәлеп: “Балык кына ашап яшәп булмый, мал ите дә ашарга, аның өчен терлек асрарга кирәк”, дигән иде. Хисап җыелышы барышында авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев чыгышындагы саннар күңелгә бераз өмет чаткылары өстәде. Бүгенге көндә Татар Ямалысы, Буазкүл,
Бүләк авылларын берләштерүче 351 хуҗалыкта 316 баш мөгезле эре терлек асрала. Сыерлар –196 баш (13 башка арткан). Ләкин җирлек башлыгы әйтүенчә, 101 хуҗалыкта терлек бөтенләй юк. Мал саннары арту да берничә тырыш авылдашлары хисабына икән. Әйтик, Фликс Әхмәтов, фермер хуҗалыгы булдырып, 115 баш терлек асрый. Дилфас Гатинның 8 баш мөгезле эре терлеге бар. Раушат Сәйфуллин да, мини-ферма программасында катнашып, үз эшен башлап җибәргән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов,
мал тотучыларга бирелүче дәүләт ярдәмнәре белән таныштырганда, ни кызганыч, тана алучыларга, саву аппараты алу өчен субсидияләр бирелүчеләр
исемлегендә бер генә Ямалы кешесен дә атамады. Ә бит бу тирәләрдә печән әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Җирлектә күп кешене эш белән тәэмин итәрдәй хуҗалык та юк. Дөрес, биредә “Чиялек” хуҗалыгы эшли. Ләкин анда 7 кеше генә даими хезмәт куя. Хисап
җыелышында әлеге хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Гыйльметдинов та үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.
 

Авыл киләчәге кемгә кирәк?
Җыелган салымнар хисабына җирлектә шактый эшләрне башкарырга мөмкин. Дамир Вәлиев тә шул акчалар хисабына эшләнгән эшләрне аерымаерым атады. Әмма үзара салым акчасын бирмәүчеләр дә бар. Югыйсә, шул җирлекнең яшәешен яхшыртыр өчен тотыла торган акчалар ул. Шуны яхшы аңлаган Фликс Әхмәтов Буазкүл һәм Бүләк авылында үзара салым акчасын бирмәүчеләр өчен үз кесәсеннән түләгән.
Бар кешенең дә яхшы юлдан йөрисе, чиста су эчәсе килә. Зиратларны, һәйкәлләрне дә карап тотарга кирәк.
Үзләре дә проблемаларын яшерми. Залда утыручы бер абый, ел саен шул ук сорауны бирәм, җавап бирүче юк, дип ризасызлыгын белдерде.
– Бүләк белән Карт авылы арасындагы ике чакрым ара кайчан асфальтланыр икән? – диде ул.

Әлеге сорауга җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева: “Әлеге
арага каты өслек түшәү 2021 ел планына кергән”, – дип җавап бирде. – Актаныш – нефть чыга торган районнарның берсе. Нефтьчеләрдән районга керә торган салым акчасы нәрсәләргә тотыла?

Ләйсән Нурлыева әлеге сорауны ачыклап, язмача җавап бирергә вәгъдә итте. Дамир Вәлиев район җитәкчеләреннән Буазкүл авылындагы дүрт чатлы юл киселешенә ясалма тигезсезлек куюда ярдәм итүне сорады. Моның өчен, таләпләр нигезендә, анда баганалар утыртылып, юл яктыртылырга тиеш. Бу эшләрне үзара салым акчасына гына башкарып чыгып булмый, диде җирлек
башлыгы. Якты, җылы, заманча мәдәният йорты кирәк, дигән теләкләре дә быел чынга
ашмас төсле. Чөнки мәдәният йортларына ремонт чират нигезендә башкарыла. Беренче урында – Кәзкәй, аннан Татар Ямалысы мәдәният йорты икән.
Демографик хәлләр дә мактанырлык түгел. Җирлектә ятимлек, шомлылык билгесен арттырып, 101 йорт буш тора.
2020 елда нибары 4 сабый туган, бер пар кавышкан. 13 авылдашларын соңгы юлга озатканнар. Балалар саны аз булу сәбәпле, Бүләк
башлангыч мәктәбе ябылган. Татар Ямалысы мәктәбендә 29 бала белем ала. Балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: