Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иртәгә Энгель Фәттахов призына чаңгыда узышачакбыз

23 февраль көнне шахмат буенча 12 мәртәбә дөнья чемпионы булган данлыклы шахматчы Анатолий Карпов Актанышка килә. Аның белән очрашу "Актаныш" спорт комплексында 18.00 сәгатькә билгеләнгән. 23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов призына "Бүләк" чаңгы базасында барлык теләүчеләр катнашында чаңгы ярышлары ниятләнә. Башлана...

23 февраль көнне шахмат буенча 12 мәртәбә дөнья чемпионы булган данлыклы шахматчы Анатолий Карпов Актанышка килә. Аның белән очрашу "Актаныш" спорт комплексында 18.00 сәгатькә билгеләнгән.
23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов призына "Бүләк" чаңгы базасында барлык теләүчеләр катнашында чаңгы ярышлары ниятләнә. Башлана сәгать 10да.
24 февраль көнне "Лачын" боз сарае хоккей сөючеләрне көтеп кала. Татарстан беренчелеге кысаларында Актаныш-Бөгелмә 2000 елгы яшүсмерләр командалары уйнаячак. Башлана сәгать 12дә.
25 февраль көнне "Бүләк" чаңгы базасында Фәрит Әхмәдишин истәлегенә чаңгы эстафетасы уза. 15 нче мәртәбә оештырылучы әлеге чара сәгать 9.30да башлана.
27 февральдә "Лачын" боз сараенда авыл җирлекләре командалары арасында район хоккей чемпионатының финал уеннары гөрләячәк. Уеннар иртәнге сәгать 8дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев