Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иртәгә Ислам календ­аре буенча яңа ел башлана

Иртәгә – 9 августта яңа елга керәбез.

 Ислам календ­аренда ел зөлхиҗҗә ае­ белән тәмамланып мөх­әррәм ае белән башлан­ып китә. Христиан кал­ендареннан аермалы бу­ларак, мөселманнар яң­а елны бәйрәм итми. М­әгълүм булганча, ай к­алендаре буенча ел 11­-12 көнгә кыскарак. Ш­уңа мөселман бәйрәмнә­рендә төгәл даталар ю­к. Гает бәйрәмнәре дә­, шул исәптән мөселма­нча яңа  ел да гел “к­үчеп” йөри яки ел сае­н 11-12 көнгә иртәрәк­ килә.

Мөхәррәм - тыелу ае. Бу айда мөселманнар бер-берсенә карата бик тә сабыр булырга, бозыклык кылмаска, начар гадәтләрдән сакланырга тиеш. Матур мөгамәләгә, күркәм холык, әдәп-әхлак, мөселманлык сыйфатларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки бу елның беренче ае ничек башланса, шулай үтә дигән ышаныч та бар.

Мөхәррәм аеның беренче ун көне аеруча мәрхәмәтле, хөрмәтле санала. Ә Яңа ел көнне Коръән һәм намаз уку, догалар уку, бәйрәм ризыклары әзерләү бик тә саваплы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев