Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иртәгәдән пособиеләр һәм социаль түләүләр арта

Бу гамәл “Демография” милли проектлары кысаларында кабул ителде.

Пособиеләр һәм социаль түләүләр арта. Бу яңалык иртәгә гамәлгә кертелә. РФ Пенсия фонды пособиеләр һәм социаль түләүләрне арттыра. Ул 3 процент тәшкил итә.

Бу гамәл “Демография” милли проектлары кысаларында кабул ителде.  

Акчалата түләүләр Советлар Союзы Геройларына, Русия Геройларына,  Дан орденының тулы кавалерларына 1 февральдән түләүләр арта. Ул 65 619 сум (әлегә кадәр 63 708 сум) тәшкил итәчәк.  

Сугыш инвалидларына түләү 5 565 сум (5 403 сум иде) була.  

Беренче төркем инвалидлары ай саен 3 897 сум ( 3 783 сум иде); икенче төркем инвалидлары һәм инвалид балалар 2 783 (2 702 сум иде); өченче төркем инвалидлары 2228 сум ( 2163 сум иде) пособие ала башлый.

  Шулай ук социаль хезмәтләндерү күләме дә арта.  

Инвалидларны озатып йөрүче этләрне тәрбияләү һәм аларны ветеринар тикшерүе өчен дә пособие арта.  

Чакыру буенча хезмәт итүче һәм корал сынаганда радиациягә дучар ителгән хәрбиләрнең бәби көтүче хатыннарына түләнүче пособиеләр дә арта.  

Моннан тыш, хаклы ялдагы кеше вафат булган очракта,соңга юлга озату өчен түләүләр дә индексацияләнә. 1 февральдән ул 6 124 сум (5 946 сум иде) тәшкил итәчәк.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27970

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев