Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иртәнге сәгать 7дә "Җиңү көне"нә багышланган телетрансляция башлана

“ТНВ” телеканалы Казандагы Җиңү Паркыннан туры трансляция оештыра. Анда Совет солдатына яңа һәйкәл ачылачак.

Җиңү Көнендә Республика телеканаллары трансляцияләренең тулы программасы билгеле булды. Телемарафон иртәнге 7дә башлана.

ТНВ телеканалында иртәнге 7 дән 10 сәгатькә кадәр Казандагы Җиңү Паркыннан төп истәлекле һәм тантаналы чаралардан туры тапшырулар барачак. 9.10 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга, аналар һәм һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына куелган монументка чәчәкләр салу тантанасы булачак. 

Сәгать 9.30 да Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларның иң әһәмиятлесе – Совет солдатына яңа монумент ачу тантанасы булачак. Соңыннан телеканал “Ми-8” вертолетлар төркеменең Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү Байрагы белән очышын күрсәтәчәк.

Сәгать 10 да «ТНВ» телеканалы Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәк, аннары бер минут тынлык игълан ителә. Сәгать 12.00 дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның видеокотлауларын трансляцияләү башланачак.

13 сәгать 15 минутта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляцияләнә. «Үлемсез полк» акциясенең телевизион версиясе 15 сәгатьтә башлана. "Бер минут тынлык" Бөтенроссия акциясе 19сәгатьтә игълан ителәчәк.

Казансу акваториясе өстендәге салютны онлайн режимда «Яңа гасыр» телеканалында 21:50 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Аннан соң «Җиңү утлары»Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.

“Татарстан-24” телеканалы Бөек Җиңү көне уңаеннан телемарафонны иртәнге 7 дән төнге 11 гә кадәр үткәрәчәк. Тамашачылар “Республика казанышы – Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана” проектын һәм 1945 елгы Җиңү Парадының төсле версиясен карый алачаклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев