Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИСӘН-САУ ЙӨРЕП КАЙТЫГЫЗ: Бүген Актаныш егетләре хәрби операциягә мобилизацияләнде (видео)

Бүген Актаныш районы бер төркем ир-егетләрне хәрби операциягә озатты.

           "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршында  райондашларыбызны озату чарасына әти-әниләр, туганнар, дуслары килгән иде. Иртәнге 5. 30 сәгатькә Җиңү паркы алдындагы мәйданга бер-бер артлы машиналар килеп туктый башлады. Алардан хәрби хәрәкәткә барачак ир-егетләр кулларына юл сумкалары тотып төшәләр, таныш- белешләре белән күрешәләр. Кадерле кешеләре исә улларын, ирләре яныннан бер минутка да читкә китмичә, күңелдәге изге теләкләрен әйтеп калырга ашыга. Күзләре яшьләнгән әниләрен, хатыннарын кочаклаган егетләр, борчылма, бар да әйбәт булачак, дия-дия юата. Озату мизгелләре тыныч тормышның кадерен тагы да арттыра.

 

        Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов мобилизацияләнүчеләрнең исемлеген барлаганда курку белмәс егетләребезнең көр тавыш белән җавап бирүләре горурлык хисләре генә уятты. Әйе, алар бирешми, бер тапкыр солдат итеген киеп караган,Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп армия сафларында хезмәт иткән якташларыбыз хәрби хәрәкәт вакытында да сынатмаслар дип ышанып калабыз.

               

          Мобилизацияләнүчеләрне озатырга килүчеләр арасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та бар иде. Ул үз чыгышында якташларыбызның исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын теләде: 

- Гаиләләрегез, балаларыгыз, әти-әниләрегез өчен борчылмагыз. Безнең кулдан нинди ярдәм кирәк- алар өчен барысын да эшләрбез. Һәрберегез белән бүген разведкага барырга була. Үзегезнең Татарстан, Актаныш егетләре икәнлегегезне онытмагыз. Алдыгызны-артыгызны карап, бер-берегезне яклап йөрегез. Сез- безнең геройларыбыз!- диде Ленар Рафак улы.

                Хәрби хәрәкәткә китүче райондашларыбызга коры паеклар бирелде. Район җитәкчелеге тарафыннан Украинадагы хәрби операциядә катнашучыларның  гаиләләренә ярдәм итү планлаштырыла.

Чарадан фоторепортаж биредә- Өлешчә мобилизация кысаларында Актаныш егетләрен хәрби операциягә озату чарасыннан фоторепортаж.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

4

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Татарстан Республикасы Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Хәрби операциягә өлешчә мобилизация Россия Федерациясе