Актаныш

Исеме дә – Батыр, үзе дә – батыр

Яңа Кормаш авылында туып үскән Батыр Хафизовка, бик яшьли кулына корал алып, фашистларга каршы көрәшергә туры килә. 1926 елның 17 ноябрендә туган егет сугыш башланганда 14 яшьлек яшүсмер генә була. Әмма дошман тиз генә чигенергә теләми. Безнең илебезне яклап сугышучылар исә дошман явына бирешми, каршы якка караганда зуррак көч булуларын...

Яңа Кормаш авылында туып үскән Батыр Хафизовка, бик яшьли кулына корал алып, фашистларга каршы көрәшергә туры килә. 1926 елның 17 ноябрендә туган егет сугыш башланганда 14 яшьлек яшүсмер генә була. Әмма дошман тиз генә чигенергә теләми. Безнең илебезне яклап сугышучылар исә дошман явына бирешми, каршы якка караганда зуррак көч булуларын яу кырында күрсәтәләр.
1943 елның 10 декабрендә сугышка алынган Батыр Хафизов та шул көчкә килеп кушыла. Беренче Белоруссия фронтында сугыша. Каты бәрелешләрдә дошман белән күзгә-күз очраша. 77нче полк белән Польша чигенә кадәр барып җитә. Одер елгасын кичкәндә яралана. Бу 1945 елның яз ае була.
Бөек Җиңү хәбәрен госпитальдә дәваланган чакта ишетә. 475нче госпиталь койкасында каршылаган шатлыклы хәбәр бермәл аның яралы булуын да оныттыра. Ил белән көткән бәйрәм шатлыгы һәр елның 9 мае җиткән саен яугирнең күңелен йомшарта, күзләре яшьләнеп чыга.
1945 елның 16 июлендә туган авылына исән-сау кайтып җитә. Батыр Хафиз улының күкрәген "Батырлык өчен" II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "За боевые заслуги" медальләре һәм башка күпсанлы дәүләт бүләкләре бизи.
Туган авылы аны бүтән беркая да җибәрми. Тырыш, хезмәт сөючән, авырлыклардан курыкмый торган батыр йөрәкле ир-егетләргә биредә эш җитәрлек. "Байкал", "Гигант", "Уңыш" колхозлары елъязмаларында аның данлы хезмәте шактый урын ала. Комбайнчы, тракторчы, бригадир, механик булып эшләгән еллары мактауга лаек.
Яу кырыннан кайткан яшь егет гаилә корып, балалар үстерүне дә үзенең төп бурычы дип саный. Сугыштан кайтуга озак та тормый Саҗидә исемле кыз белән тормыш җепләрен бергә бәйлиләр алар. Берсеннән-берсе тырыш, уңган балалар тәрбияләп үстерәләр.
Кызганыч, Саҗидә апа иртәрәк дөнья куя, тормыш иптәшен калдырып, 2006 елда күзләрен мәңгелеккә йома ул. Ләкин Батыр аганы картлык көнендә балалары ташламый. Бүген улы Рәсим, килене Мөнирә тәрбиясендә Яңа Кормаш авылында яши. Калган балалары Чаллы шәһәрендә гомер итәләр, алар да әтиләренең хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.
Батыр Хафизов - мәктәптә дә кадерле кунак. Аны очрашуларга еш чакыралар.
- Хәзерге вакытта безнең арабызда яшәүче Батыр бабай Хафизов белән һәрчак аралашып, ярдәм итеп торабыз. Һәр ел саен 9 май җитүгә һәйкәл янына митингка җыелабыз, Җиңү бәйрәмендә батыр якташларыбызны искә алабыз. Тыныч тормышта яшәвебез өчен аларга рәхмәтле булуыбызны белдерәбез, - диләр Яңа Кормаш мәктәбе укучылары.
Сугыш хатирәләре турында искә төшергәндә ветераннарга җиңел түгелдер, чөнки аларның яшьлекләре авыр чорга туры килгән. Аларның истәлекләрен тыңлап үскән яшь буын да патриотик хисләр тәрбияләнә. Кыю йөрәкле батырлар шулай үзләре үрнәгендә яшь буынны тәрбиялиләр, аларга бәхетле киләчәк телиләр.
- Сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын, яшьләребез тыныч тормышта гомер кичерсеннәр, бәхетле булсыннар, - сугышның ни икәнен үз күзләре белән күргәннәрнең, сугыш елларында тылдагы бар авырлыкны үз җилкәләрендә татыган өлкәннәрнең изге теләге бу. Шушы изге теләкләре кабул булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: