Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Исерек намусында кеше гомере

Россиядә ел саен алкоголь яисә наркотик кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 12 меңнән артык юл һәлакәте килеп чыга, аларда 2 меңнән артык кеше гомере өзелә. Район ЮХИДИ идарәсе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2016 елның өч аена исерек хәлдә җирлегебездә 13 шофер руль артында тоткарланган. - 30г алкоголь кулланган...

Россиядә ел саен алкоголь яисә наркотик кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 12 меңнән артык юл һәлакәте килеп чыга, аларда 2 меңнән артык кеше гомере өзелә.
Район ЮХИДИ идарәсе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2016 елның өч аена исерек хәлдә җирлегебездә 13 шофер руль артында тоткарланган.
- 30г алкоголь кулланган кешенең акыл эшчәнлеге көче 12-26%ка кими.
- Ишеткәнен һәм күргәнен аңлау, кабул итү өчен 60-100г алкоголь кулланган кешегә вакыт 1,5 тапкыр күбрәк кирәк.
- Канында 0,41-0,60 г/л алкоголь концентрациясе булган кешенең күрү сәләте кими. Ул төсле юл билгеләрен, светофорны, юл сызыкларын аермый башлый. Караңгыда җәяүлене күрмәскә мөмкин.
- Канында 3-5 г/л алкоголь концентрациясе булган кеше алкоголь белән агулана, бу вакыт сулыш алу органнарының параличы булырга һәм бу, ахыр чиктә, үлемгә китерергә мөмкин.
2013 елныҢ 1 сентябреннән алып, руль артында эчкән килеш беренче тапкыр тотылганнар яки полиция хезмәткәренең исереклек дәрәҗәсен билгеләү өчен медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турында законлы таләбеннән баш тартучылар машина йөртү таныклыгы белән 1,5 елга саубуллаша, өстәп, 30 мең сум штраф салына.
Исерек хәлдә икенче тапкыр эләксә, таныклыгыннан 3 елга колак кага, штраф күләме исә 50 мең сумга җитә. Суд карары үз көченә кергәннән соң, граждан өч көн эчендә машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш. Тапшырмаган яки таныклыкның югалу турында гаризасын күрсәтмәгән очракта, кичерү срогы туктатыла һәм документларын тапшыргач кына башлана.
Юл йөрү таныклыгын тапшырмый руль артында идарә иткән очракта, бу тәртип бозучыга 30 мең сум штраф салына яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы яки 100-200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Бу вакытта аның машинасы вакытлыча куеп тору урынына ябыла.
Юл йөрү таныклыгын кайтарып алганда, иң элек гражданга махсус медицина тикшерүе узып, юл кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга, булган штрафларын түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев