Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Исереккә диңгез тубыктан

Руль артына исерек хәлдә утыручы гаебе белән быел 3 авария килеп чыккан, шунда ике кешенең гомере өзелгән, ике кеше тән җәрәхәте алган. 17 июль төнендә Түке-Татар Ямалы юлында 1980 елгы граждан эчкән килеш машинасы белән чыгып китә. Тизлек режимын дөрес сайламау нәтиҗәсендә, юл читендә яткан 1948 елгы ир-атны бәрдерә, авыр...

Руль артына исерек хәлдә утыручы гаебе белән быел 3 авария килеп чыккан, шунда ике кешенең гомере өзелгән, ике кеше тән җәрәхәте алган.
17 июль төнендә Түке-Татар Ямалы юлында 1980 елгы граждан эчкән килеш машинасы белән чыгып китә. Тизлек режимын дөрес сайламау нәтиҗәсендә, юл читендә яткан 1948 елгы ир-атны бәрдерә, авыр тән җәрәхәтләре алып, тегесе шунда ук җан бирә.
Көзнең карлы-яңгырлы, томанлы, караңгы тиз төшә торган вакыты бүген. Күрү дә начар, өстәп, капюшонлы куртка, колакчын киеп йөрүчеләр юл аша чыкканда кайчак уңга-сулга карарга да оныта. Саксызлык аркасында килеп чыккан фаҗигаләр тәүлекнең караңгы вакытында дүрт тапкыр арта.
Сүз уңаеннан: ел саен Россия юлларында руль артына эчкә хәлдә утыручылар гаебе белән 2 меңнән артык кеше тапталып үлә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев