Актаныш

Ишек-капкалары ачык, йөзләре якты

Кечкенә, әмма төзеклеге һәм матурлыгы белән аерылып торган Апач авылында тырыш-уңган, мактаулы кешеләр яши. Венера һәм Салихҗан Әмировлар гомер иткән йорт та әллә каян балкып, хуҗаларының эчкерсез, саф күңелле булуларын күрсәтеп тора. Балалары үсеп-укып, гаилә корып, төрлесе төрле якка таралышса да, бу йорт капкасының ябылып торганы юк. 1 майда барысы...

Кечкенә, әмма төзеклеге һәм матурлыгы белән аерылып торган Апач авылында тырыш-уңган, мактаулы кешеләр яши. Венера һәм Салихҗан Әмировлар гомер иткән йорт та әллә каян балкып, хуҗаларының эчкерсез, саф күңелле булуларын күрсәтеп тора. Балалары үсеп-укып, гаилә корып, төрлесе төрле якка таралышса да, бу йорт капкасының ябылып торганы юк. 1 майда барысы бергә җыелалар, аннары сабантуй, шуннан җәй буе ишегалды онык-оныкчыкларның шат авазына күмелә.
1 майда җыелуларының тагын бер сәбәбе дә бар - гаилә башлыгы Салихҗан Әмирҗан улының гомер бәйрәме. Быел аңа 80 яшь тула. Май бәйрәмнәре ялларын өлкәннәр дә, бала-чагасы да көтеп ала. Кышкы кардан арынган, яз сулышын бар күзәнәге белән тойган авыл өчен тормыш кинәт җанланып китә. Бакча эшләре, урам-кырларда ыгы-зыгы белән авылга хозурлык иңә.
Апач авылында колхозчы гаиләсендә туып-үскән Салихҗан абыйның күңеленә шушы матурлыкны ташлап китү уе кереп тә карамый. Ул туган авылында төпләнеп кала, гаилә корып, тәрбияле-тәүфыйклы балалар үстереп, хатыны Венера апа белән ел саен ямьле язларны көтеп алалар.
Салихҗан Әмирҗан улы бик яшьли, 11 яшеннән әтисез кала. 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Бер генә эштән дә авырсынмый, нәрсә кушсалар - шуңа тотына. Җир сукалау, тырмалау аның туган туфракка мәхәббәтен арттыра. Хезмәт юлын игенчелек белән бәйли. 22 ел агроном булып эшли.
Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Укырга мөмкинлеге булмый, ләкин шуңа карамастан, белем алу максатыннан да тайпылмый. 4 сыйныфны - көндез, 5-7 нчене кичке мәктәптә тәмамлый. 1958-1960 елларда армия хезмәтен Төрекмәнстанда үти. 3 ел хезмәт итеп кайткач, хуҗалыкта амбар мөдире булып эшли. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып, урта белем ала. Аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый. Агроном белгечлеге үзләштерә.
1969 елдан - агроном, аннары баш агроном вазифаларын башкара. Хезмәтне уку белән аралаштырып барган белгеч 1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 6 ел авыл белән башкала арасын таптый, әмма укуын ташламый, диплом алып, яңа көч-куәт белән яраткан эшен дәвам итә. 3 ел хуҗалыкта партком секретаре булырга да туры килә. Баш агроном булып эшләгән дәверендә "Игенче" хуҗалыгы бөтен төр культураларны игә. Бөртекле-кузаклылар белән беррәттән, чөгендер басуларында эш гөрләп тора, авылның бер генә кешесе дә читтә калмый. Әмировлар гаиләсендә балалар төп ярдәмчеләр булып, әти-әниләре үрнәгендә тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатларны үзләрендә тәрбиялиләр.
Венера һәм Салихҗан Әмировлар гаиләсендә 5 бала үсә. Аларга белем бирү, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү - ата-ана бурычы. Әмировларның бу яктан күңелләре тыныч.
- Әтиләре балаларны бик яратты. Эштән кайткан арада алар белән чөкер-чөкер килеп, уйнап-шаярып алырга тырышты. Үзе кебек югары белем алырга өндәде, - ди Венера апа, гаилә башлыгының үрнәк күрсәтүенә басым ясап.
Олы кызлары Мөнирә Мөслимдә яши, хастаханәдә шәфкать туташы. Икенче кызлары Гөлфирә - Зәй шәһәрендә укытучы. Уллары Рөстәм дә югары белемле, шәхси эшмәкәр. Гөлнара - Яңа Чишмә районында укытучы. Төпчекләре Айзат та мәгариф системасын сайлый, укытучы. Хәзерге көндә ул - районыбызның Югары Яхшый мәктәбе директоры.
Әмировларның 11 оныклары, 5 оныкчыклары бар. Менә шулар җәй буе ишегалдын такырайтып бетерәләр дә инде. Дәү әниләр-дәү әтиләре янында аларга рәхәт. Венера апа үзе дә 21 ел каенанасы белән бергә яшәгән.
- Каенанам балаларны үстереште. Балаларыбыз бәләкәй чагында ярый әле ул исән-сау булып, безгә ярдәм итеп торды. Хәзер менә үзебез оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз өчен җанны бирердәй булып яшибез. Балалар бергә җыелганда өй эченә сыясызмы соң, дип сорыйлар да, мин аларга: "Өй эче генә түгел, бөтен ишегалдыбыз тулып тора", - димен. Тормышның бөтен шатлыгы шулар кебек инде, - ди хуҗабикә.
Гаилә башлыгының тыныч холкы, мәрхәмәтле күңеле, бала җанлы йөрәге изгелек белән тулы булмаса, гаилә шатлыгы ташып торыр идемени?!
- Дан-шөһрәт артыннан кумадык, тормыштан һәрвакыт канәгать булып яшәдек. Авылдашлар күреп-белеп тора. Газетага язсагыз, артыгын мактый күрмәгез тагын, ни бары - шунысына бик шөкер, - дип, капка төбенә кадәр үк озата чыкты Салихҗан абый. Әлбәттә, янында Венера апа да елмаеп калды. Күренеп тора: алар инде шулай, бергәләп капка төбенә чыгып, балаларын каршы алырга-озатып калырга ияләшеп беткәннәр. Алар өчен яшәү яме туып-үскән җирләрендә, ишек-капкалары яныннан башлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: