Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ: Актаныш - Казан арасын 700 сумга барасы!

Агымдагы елның гыйнвар башыннан Актаныш АТХда авыллар арасында йөрүче автобусларның маршруты һәм вакыты үзгәрде. Нәтиҗәдә, алар район үзәгеннән авылларга 14.00 сәгатьтә генә кузгала башлады. Бу үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнсә дә, алар райондашларыбыз арасында шактый ризасызлык тудырды. Кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, маршрут автобусларының авылларга кайту кайту графигы янә үзгәртелде. 15...

Агымдагы елның гыйнвар башыннан Актаныш АТХда авыллар арасында йөрүче автобусларның маршруты һәм вакыты үзгәрде. Нәтиҗәдә, алар район үзәгеннән авылларга 14.00 сәгатьтә генә кузгала башлады.
Бу үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнсә дә, алар райондашларыбыз арасында шактый ризасызлык тудырды. Кергән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, маршрут автобусларының авылларга кайту кайту графигы янә үзгәртелде.
15 февральдән алар автовокзалдан элеккеге вакытта (12.00 - 12.30) кузгала башлады.
Шулай ук, 2015 елның 13 июлендә чыккан 220нче санлы федераль канун нигезендә, юл йөрү бәяләре дә артты. Агымдагы елның 11 гыйнварында гамәлгә кертелгән әлеге канун нигезендә, район җитәкчелеге белән килешенеп, Актаныш АТХда яңа тарифлар түбәндәгечә билгеләнде:
Актаныш - Казан маршруты - 700 сум (студентларга 560 сум),
Актаныш - Яр Чаллы - 256 сум (студентларга 212 сум).
Район эчендәге маршрут автобусларына да 15 февральдән тарифлар артты ( 1 километры 1 сум 80 тиен исәбеннән)
Әлем - Актаныш - Куян - 15 сум;
Аккуз - Актаныш - 51 сум;
Олимән - Актаныш - 79 сум;
Күҗәкә - Актаныш - 82 сум;
Чуракай - Актаныш - 78 сум;
Тат. Ямалы - Актаныш - 60 сум;
Пучы - Актаныш - 93 сум;
Айман - Актаныш - 100 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев