Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ишеттегезме, ковидка каршы вакцинаны сынау өчен балалар җыя башлыйлар

Гинцбург сөйләгәнчә, Россиядә вирус таралуны ярты елда туктату өчен 12 яшьтән 17 яшькәчә 10 миллионга якын балага прививка ясарга кирәк.

             18-20 көннән Россиядә коронавирустан вакцинаны сынау өчен 6 яшьтән 11 яшькәчә балаларны җыя башлыйлар.

            «Бу тикшеренүләр 18-20 көннән башлана. Бу вакытка шул яшь төркемендәге балаларны җыя, аларны тикшерә һәм вакцинацияли башлыйлар», - дип сөйләде «Россия 24» каналында эфирда Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт Covid-19 инфекциясенә каршы балалар препаратын тикшерү өчен 305 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Шулай ук төбәкләргә яшүсмерләр өчен вакцинаның беренче партиясе кайта башлады.

Гинцбург сөйләгәнчә, Россиядә вирус таралуны ярты елда туктату өчен 12 яшьтән 17 яшькәчә 10 миллионга якын балага прививка ясарга кирәк. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев