Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иштирәков Навальный сүзләре турында: Бөек Ватан сугышы ветеранын тәнкыйтьләү - ул аны мәсхәрә итү

Оппозиция блогеры Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы “ялагай”, дип мыскыл иткән иде.

ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк җәмәгать оешмасы республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков оппозиционер Алексей Навальный тарафыннан мыскыллауга дучар ителгән Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы яклап чыкты.
 

"Теләсә кайсы кеше, шул исәптән Алексей Навальный да, төрле сәбәпләр буенча үз фикерен әйтергә хокуклы. Теләсә нинди сәбәп буенча чыгыш ясарга була, хакимиятне тәнкыйтьләргә мөмкин, кешеләрне дә тәнкыйтьләргә мөмкин, әмма безнең өчен изге кешеләр категориясе бар, бу барыннан да элек, сугыш ветераннары. Миллионлаган кешеләр үз тормышларын куркыныч астында куеп безнең илебез сагына бастылар, шундый кешеләрне тәнкыйтьләү  башка сыймый», — дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше. 
 

Аның фикеренчә, мондый сүзләр Бөек Ватан сугышы ветеранына мораль зыян китерергә мөмкин. 

«Мондый сүзләр белән аларны рухи яктан үтерергә телиләр, ә моны эшләргә ярамый», — дип йомгаклады Хәбир Иштирәков. 
 

Элегрәк Алексей Навальный Russia Today каналының видеоязмасын интернетка урнаштырды. Анда танылган кешеләр Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүне хуплыйлар.

Алексей Навальный чыгыш ясаучыларны "сатлыклар" дип атаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев