Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске Байсар авылына армиядән рәхмәт хаты килде

Екатеринбург шәһәренең Кызыл Байраклы С.Орджоникидзе исемендәге мотоукчы бригадада хәрби хезмәтен үтәп, шушы көннәрдә туган якларына җыенучы Иске Байсар авылы егете Алмаз Шакировның әти-әнисе Ленар Флүр улы һәм Римма Рәхимҗан кызы исеменә подполковник, 488 мотоукчы полк командиры А.Акуловтан Рәхмәт Хаты килеп ирешкән. "Улыгыз Алмаз Шакиров дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары...

Екатеринбург шәһәренең Кызыл Байраклы С.Орджоникидзе исемендәге мотоукчы бригадада хәрби хезмәтен үтәп, шушы көннәрдә туган якларына җыенучы Иске Байсар авылы егете Алмаз Шакировның әти-әнисе Ленар Флүр улы һәм Римма Рәхимҗан кызы исеменә подполковник, 488 мотоукчы полк командиры А.Акуловтан Рәхмәт Хаты килеп ирешкән.
"Улыгыз Алмаз Шакиров дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары һәм командирлар каршында абруй казанды. Үзенең тыйнаклыгы, холкының мораль ныклыгы, командирларның боерыкларын үтәргә һәрчак әзер булуы, тапкырлык һәм акыллы иницатива күрсәтергә омтылышы белән яулады ул аны. Барлык бу күркәм сыйфатлар - улыгызны тормышка, РФ Кораллы Көчләренә әзерләүдә хезмәтегез, сезнең тырышлык, тәрбия нәтиҗәсе. Киләчәктә дә улыгыз илебез иминлеге һәм бәхете өчен тырышып хезмәт куяр дигән ышанычта калабыз Бездән ихлас рәхмәтләрне кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез," - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев