Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске Байсар җирлеге өлкәннәре сынатмый

Безнең Иске Байсар авыл җирлегендә өлкәннәр декадасы кысаларында бик матур чара узды. Язмам - шул хакта. "Өлкәннәргә багышлап спектакль куялар икән", дигән сүз авыл буйлап тиз таралды. Очраган бер кеше аның кайчан буласын сорашты, карарга кирәк әле дип, план корды. Ул көнне клубка халык вакытыннан алда ук җыела башлады. Спектакльгә...

Безнең Иске Байсар авыл җирлегендә өлкәннәр декадасы кысаларында бик матур чара узды. Язмам - шул хакта.
"Өлкәннәргә багышлап спектакль куялар икән", дигән сүз авыл буйлап тиз таралды. Очраган бер кеше аның кайчан буласын сорашты, карарга кирәк әле дип, план корды.
Ул көнне клубка халык вакытыннан алда ук җыела башлады. Спектакльгә байсарлылар гына түгел, башка авыллардан да килгәннәр: Актаныш, Богады, Аккүз, Яхшый, Табанлы Күл кешеләрен дә күрергә була иде залда. Бу көнне Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?!" дигән моңсу комедиясе күрсәтелде. Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Фәнзилә Хәйриева куйды. Иң кызыгы: өлкәннәр бәйрәмендә авылдашларының күңелләрен өлкәннәр үзләре күрделәр. Барлык рольләрне дә алтмыш һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр башкарды. Әсәр халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Габдулла картны уйнаучы Марат Могълиев, Миңнехәнә - Рәзилә Гыйздәтуллина, Сәлимә - Римма Разова, Әкълимә - Розалия Низамова һәм башкалар үз рольләрен чын осталык белән, инандырырлык итеп тамашачыга җиткерделәр. Ә мин бик яратып Фатыйма ролен башкардым. Җыелган халык үзешчән артистларны көчле алкышларга күмде.
Ахырдан мәдәният йорты директоры Әнвәр Вәлиев һәм авыл җирлеге башлыгы Рамис Кадыйров барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Ә спектакльдә катнашкан өлкәннәргә чәчәкләр тапшырдылар.
Авыл халкын берләштерүче мондый чаралар ешрак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев