Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске Байсар мәктәбе һәм технология техникумы укытучылары "Татнефть" грантын оттылар

Бүген, 24 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең "Әлмәт" җәмәгать үзәгендә ПАО "Татнефть" гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

         Актаныш районыннан Иске Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәлахов Рамил Җәмигънур улы һәм Актаныш технология техникумының өстәмә белем бирү педагогы Нәгыймова Зилә Өлфәт кызы социаль проектлар җиңүчесе исеменә лаек булдылар. Ул "Фән, белем һәм мәгариф" номинациясендә катнашып, мөмкинлеклэре чикле балалар өчен юнәлдерелгән "Без бергә" проектын тормышка ашыру очен 180 000 сум грантка ия булды. Әлеге проект буенча 2022 елның сентябрендә старт бирелеп, уку елы дәвамында план буенча эшчәнлек алып барылачак. Рамил Җәмигънур улы "Экология, табигатьне саклау" номинациясендә катнашып, туган ягыбыз сулыкларын саклау, чишмәне төзекләндерү өчен 90 мең сум күләмендә грант бүлеп бирелде. Бетмәс- төкәнмәс әҗер-саваплар бирүче әлеге изге эшләр белән районыбызны матурлыйк, әйләнә- тирәбезгә игътибарлы булыйк, игелекле гамәлләр генә кылыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев