Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске диван сатып алып баеган

Үткән елның декабрь аенда Мичиганда яшәүче Говард Кирби исемле ир комиссионкадан искерәк диван сатып алган. Берничә атна файдаланганнан соң, Говард диванның ярыйсы ук уңайсыз булуын аңлаган. Нигә уңайсыз? Нәрсә комачаулый? Моны Говардның кызы ачыкларга булган.

Язган булса, байлык килеп керер юлын табар, диләр. Мичиганда яшәүче Говард Кирби исемле иргә дә уйламаганда-көтмәгәндә байлыкка ия булырга язгандыр, күрәсең. Үткән елның декабрь аенда ир комиссионкадан искерәк диван сатып алган...

Берничә атна файдаланганнан соң, Говард диванның ярыйсы ук уңайсыз булуын аңлаган. Нигә уңайсыз? Нәрсә комачаулый? Моны Говардның кызы ачыкларга булган. Күп уйлап тормаган һәм диванның тышлыгын сүткән. Ә анда! Шыплап 40 мең доллар акча тутырылган була – 20, 50, 100 долларлык купюралар.  

Акчаларны нишләтергә дип, Кирби таныш адвокаты белән  киңәшләшкән. Тегесе иргә: “Сиңа ул акчаларның диван эченә ничек эләгүен ачыклап йөрү мәҗбүри түгел. Үзеңә калдыра аласың”, - дигән. Ләкин Говард башкача эшләгән. Диванны саткан хатынны эзләп тапкан. Баксаң, диван ханымның моннан берничә ай элек мәрхүм булган картәтисенеке икән.  

Реклама

Нәтиҗәдә, Говард акчаларны хатынга кире кайтарган, ә диванны үзенә калдырган. Һәм бу хәлдән бик канәгать калган.    

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27846

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев