Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске Кормаш авылы тирәсендә бензовоз трассадан юл кырыена төшеп киткән

Һәлакәт 7 март иртән Иске Кормаш авылыннан ерак түгел урында килеп чыккан. Татарстанда бензовоз трассадан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Һәлакәт турында хәбәр бүген иртән 112 экстрен хезмәте номерына килгән. "Мерседес" бензин ташу машинасы...

Һәлакәт 7 март иртән Иске Кормаш авылыннан ерак түгел урында килеп чыккан.
Татарстанда бензовоз трассадан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Һәлакәт турында хәбәр бүген иртән 112 экстрен хезмәте номерына килгән. "Мерседес" бензин ташу машинасы Иске Кормаш авылыннан ерак түгел урында юл кырыена төшеп киткән.
Гадәттән тыш хәл булган урынга 103 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар оператив рәвештә һәлакәткә очраган автоцистернаның аккумуляторын сүндергән, ягулык түгелмәгәнлеген тикшергән. Һәлакәт җитди булса да, цистернага зыян килмәгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә бензовоз йөртүченең күкрәк читлеге бәрелгән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/07/159385/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев