Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске Кормашта әниләрнең яшь чактагы күлмәкләрен искә төшерделәр

Әниләр бәйрәме уңаеннан Иске Кормаш мәдәният йортында "Яшьлегем күлмәге" дип исемләнгән бик матур кичә үтте.

              Кичәгә килүчеләр үзләренең яшь чакта кигән күлмәкләрен алып килгәннәр иде. Һәрберсе шул күлмәкләрнең тарихы белән таныштырды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары, экранда авылдашларның котлавы, әниләрнең гаилә фотолары белән үрелеп барды.             

             Китапханәче Нәгыймова Гөлсәрия китап күргәзмәсе оештырган. Ул  аналар, аларның балаларына булган мәхәббәте турында бик бай эчтәлекле китап-журналлар белән таныштырды, әсәрдән өзекләр укыды. Кичә чәй өстәле артында күмәк җыр-биюләр белән тәмамланды. Килгән әниләргә кичә бик ошады. Рәхмәт мәдәният йорты коллективына.

Ихтирам белән Дилбәр Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев