Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иске Әлемдә ифтар ашы узды

18 июнь көнне Иске Әлем авылында изге рамазан аебызны, әрвахларыбызны хөрмәтләп ифтар ашы уздырылды. Бу мәҗлесне оештырган авылыбызның хөрмәтле кешесе Глүсә Ханованың ташып торган энергиясеннән, иман куәтлегеннән мәчетебезнең эче нурга күмелгәндәй булды. Ураза тотучылар, килгән кунаклар барыбыз да бик сөенеп, хаҗ гамәлен үтәгән вакытта алып кайткан зәм-зәм суы белән авыз...

18 июнь көнне Иске Әлем авылында изге рамазан аебызны, әрвахларыбызны хөрмәтләп ифтар ашы уздырылды. Бу мәҗлесне оештырган авылыбызның хөрмәтле кешесе Глүсә Ханованың ташып торган энергиясеннән, иман куәтлегеннән мәчетебезнең эче нурга күмелгәндәй булды. Ураза тотучылар, килгән кунаклар барыбыз да бик сөенеп, хаҗ гамәлен үтәгән вакытта алып кайткан зәм-зәм суы белән авыз ачтык, шөкерана догасын тыңлап, Аллаһның биргәннәренә рәхмәт әйтеп дога кылдык.
Бу кичәдә авылыбызның төрле яшьтәге кешеләре - зурлардан алып кечкенә балаларга хәтле изге коръән аятләрен тыңлап, Аллаһка, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в) мактау сәнәләребезне җиткердек. Яңа Әлем авылыннан килгән Равил хәзрәтнең рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазе һәркемнең күңел түренә кирәкле хәзинә булып кереп калгандыр дип уйлыйм. Ифтар кичәсендә авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызының катнашуы авылларның бердәм, киңәшле эшләүләрен күрсәтә. Бик күркәм булып узган мәҗлеснең ахырында, шулай ук авылыбызның хөрмәтле кешесе Дөбирә апа үзенең күңелендә булган әйтер сүзләрен бик эчтәлекле, дулкынландыргыч теләкләре аша җиткерде. Совет Армиясе сафларында һәлак булган улы Данил истәлегенә үз көче белән авыл уртасында һәйкәл ташы куючы, беренчеләрдән булып мәчет файдасына ярдәм оештыруны башлап җибәрүче, авылыбыздан бердәнбер, ислам динебезнең биш баганасыннан булган хаҗ гамәлен үтәп кайтучы Глүсә апага горурлык һәм рәхмәт хисләрен җиткерде. Шушы мөмкинлектән файдаланып, туганнарым, авылдашларым исеменнән мәчетебездә шушындый күркәм мәҗлес оештырып, бергә аралашып, рамазан аебызның бу кичен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек биргән Глүсә апага, балаларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Яшь зурлыгына карамыйча, Аллаһ күрсәткән юлдан үрнәк булып яшәрдәй мондый апаларыбыз булганда авылыбызда иман нуры сүнмәс, киләчәк буыныбыз да тәрбияле булыр.Иншаллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев