Актаныш

Иске Урьяды зиратына истәлек ташы куелды

Сугыш кырларыннан кайтмаган авылдашлары истәлегенә Иске Урьяды зиратында кабер ташы куелды. Авыл халкы изге җомга көнендә, авыл зиратына җыелып, мәңгелек йортка күчкәннәрне искә алдылар, алар рухына багышлап дога кылдылар. Изге эшне башлап йөрүче Равил Галиев Коми республикасында шахтада эшләп пенсиягә чыккан, бүген Актаныш авылында яши. Кайда гына йөрмәсен, туган авылы...

Сугыш кырларыннан кайтмаган авылдашлары истәлегенә Иске Урьяды зиратында кабер ташы куелды. Авыл халкы изге җомга көнендә, авыл зиратына җыелып, мәңгелек йортка күчкәннәрне искә алдылар, алар рухына багышлап дога кылдылар.
Изге эшне башлап йөрүче Равил Галиев Коми республикасында шахтада эшләп пенсиягә чыккан, бүген Актаныш авылында яши. Кайда гына йөрмәсен, туган авылы - Иске Урьяды аның өчен кадерле, изге җир булып кала.
- Бүген бездә бәйрәм. "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" дип атадык бу чараны. Зиратта өмә оештырдык. Истәлек ташын кую тантанасы үткәрәбез. Кичен авылдашлар белән күрешеп, сөйләшеп утырырга җыенабыз, - дип каршы алды Равил Галиев.
- Авылыбыз кечкенә булса да, халкыбыз бердәм, - диде ул. - Ике ел элек, барыбыз да бергәләшеп, авыл зиратын төзекләндерергә ниятләдек. Коймалары авып, мал таптап, ташландык хәлгә килгән иде. Барыбызның да барасы шушы мәңгелек йортның төзексезлегенә борчылып, башта җитәкчелеккә мөрәҗәгать иттем. Зиратларны авыл кешеләре үзләре карарга тиеш, диделәр. Шуннан һәрбер өйгә кереп, меңәр сум акча җыйдык. Бик күп пенсионерларыбыз, якташларыбыз безнең ниятне хуплап каршы алды. Хәер акчалары туплап, зиратны төзекләндердек. Зират йортын төзеп, җирләү өчен кирәкле бар әйберләрне дә алып куйдык."
Өр-яңа капкасы булган, яңа койма белән әйләндереп алынган, профнастил белән тышланган йортның эче-тышы зәвык белән эшләнгән, хәтта тәрәзә кашагасына бизәкләр төшерелгән, янында көрәк, чиләк кебек эш кораллары саклар өчен махсус җиһаз ясап куелган.
"Авыл башлыклары өчен семинар үткәреп, безнең зиратны күрсәтсеннәр иде", - диләр һәммәсе бертавыштан. Чыннан да, бу тәкъдим йөзне кызартырлык түгел, киресенчә, башка авыл кешеләрендә ак көнләшү хисе уятырлык.
Зират йортын сафка бастырырга булышудан беркем дә диярлек баш тартмаган. Оештыручылары да - үзләре, төзүчеләрен дә читтән эзләп йөрмәгәннәр. Күңел биреп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп тотынган эшнең ахыры хәерле буласын яхшы белгән игелекле кешеләр яши бу авылда. Бергәләп тотынган эшнең җиңел башкарылганын, нәтиҗәсе дә бик матур килеп чыкканлыгын күреп, бүген үзләре дә шатлык хисе кичерәләр.
Авыл карты Әслах Хәсәновны зират караучысы итеп билгеләп ялгышмаганнар. Андагы эшләрнең барысында да башлап йөрүчеләрнең берсе ул. "Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, әйдә дип кенә тора. Тормыш иптәше Альбина апа аш пешереп, бәлеш пешереп, төшкә кайнар ризык әзерләде. Буш вакыты булган саен Ринат Галиев тә безнең белән булды. Аның иптәше Сәвия чәй тәмнәреннән авыз иттерде. Әсмәбикә, Фәридә апалар белән килеп, булышып йөрделәр. Алар әле акчалата да ярдәм күрсәттеләр, җыелган суммаларның исәбен алып баручылар да алар. Шулай ук Күҗәкәдән Сәяф Хаҗиевкә, аның балаларына, Актанышта яшәүче Кифая апага һәм зиратны төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән башка барлык авылдашларыма рәхмәтлемен", - ди Равил Галиев.
Сәяф Хаҗиев Күҗәкәдә яшәсә дә, туган авылына эзне суытмый, биредә үз кеше.
- Авылым кешеләре тырышлыгы белән зиратны төзекләндерү өмәсе 3-4 ел барды, - ди мәгариф ветераны. - Башта чүп үләннәреннән, агач-куралардан чистарттылар, җыештырдылар, аннары яңа койма тоттылар. Кем аягына басып йөри ала, кемнең кулыннан килә - барысы да үзләреннән өлеш керттеләр. Уку яшендәге балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә изге эштән читтә калмадылар. Койма баганасы чокырын казыдылар, такталарын кадакладылар, матур төскә буяп чыктылар. Вафат булганнарны һәрвакытта да искә алырга кирәк, урыннары җәннәттә булсын. Язылганча, үлгәннәрнең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә язсын.
Түбән Урьядыда гомер кичерүче 90 яшьлек сугыш ветераны Мизхәт Шәриповның теләкләре изге:
- Кадерле туганнар, күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын олылап үткәрдек. Еллар имин булсын, балаларның игелеген күреп яшик. Яшь буын әти-әниләренең, туганнарының кадерләрен белсеннәр. Шушы зиратны төзекләндерүдә башлап йөрүче Равилгә барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә иман байлыгы бирсен аңа, рәхәт яшәсен.
Сугыш кырларыннан кайтмаган авылдашларына истәлек ташын Нефтекама шәһәрендә яшәүче Люция Галиева ясатып алып кайткан.
- Әнием-әтием, әбием-бабам шушы җирдә туып үскән, апам-агам - барысы шушында туфрак булган. Һәрберсе Урьядының салкын чишмәсеннән суын эчкән, яшел чирәмендә эзен калдырган. Авылымның киләчәге якты, матур булсын. Калинин районы Югары Урьяды авылында туып үскән авылдашларымны хөрмәт кылып, сугыштан кайтмаганнарны искә алып, аларның рухына багышлап истәлек ташы ясаттым. Ахирәт йортка киткәннәрнең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.
Бу дөньялар бакый гына,
Белми аны сабый гына,
Киткәннәрне бәхилләп калыйк,
Калганнар белән бәхилләшик,
Киләчәктә очрашыйк бәхет-сәгадәттә, - дип шигъри аһәң белән хисләрен аңлатты Люция апа.
Күҗәкә авылыннан килгән Фәнил хәзрәт Фазлыев Коръән укыды, бакый дөньяга күчкәннәрнең рухы шат булсын, исәннәребез иман байлыгы белән хәерле гомер кичерсен, дип дога кылды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: