Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИСКИТКЕЧ ЯХШЫ ЯҢАЛЫК: Актаныштагы ДОСААФ оешмасы, тамырдан үзгәреш кичереп, үз ишекләрен ачты (+фотомизгелләр)

Районның ДОСААФ оешмасы яңача яши башлый. Элеккеге ташландык тормышка кайту булмаячак.

ДОСААФ (Армиягә, авиациягә, флотка ирекле ярдәм җәмгыяте -Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту)  тарихы бай, киләчәге ышанычлы, чөнки ул мөһим бурычларны тормышка ашыра - илнең оборона сәләтен, милләтләр иминлеген ныгытуда ярдәм итә. Әмма соңгы елларда ДОСААФның  Актаныш районындагы  бүлекчәсендә  үзгәртеп корулар күп булып, нәтиҗәдә ул эшчәнлеген бөтенләй туктатып торырга мәҗбүр булды. 


РФ Оборона министрлыгы өчен дәүләт заказларын үтәгән район дәрәҗәсендәге ДОСААФ оешмалары республикада бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә дә Актанышта шактый уңышлы эшләп килгән җәмгыятьнең бөтенләй юкка чыгуы иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең үзендә дә, район җитәкчелегендә дә ризасызлык тудырды. 


Килеп туган проблеманы чишүнең бердән-бер юлы - ДОСААФның  Актаныш районындагы  бүлекчәсенә кабат “җан өреп”, аның эшчәнлеген яңадан көйләп җибәрү булып чыкты. Бу юнәлештә җәмгыятьнең республика дәрәҗәсендәге җаваплы затлары, Актаныш районы хакимияте ярдәменә таянып, октябрь аенда тулы куәттә эш башлады.  Ике ай эчендә оешманың лицензиясе яңартылды, өлешчә төзекләндерү эшләре башкарылды. Киләсе елда бинаны төзекләндерү, аның техник базасын ныгыту дәвам итәчәк. Күз уңында тотылган үзгәрешләргә, беренче чиратта, түбә ябу, җылылык системасын көйләү кебек эшләр керә. 


Районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев ДОСААФта булган проблемаларны үткәндә калды дип ышандыра:


-1 декабрьдән автомобиль йөртергә өйрәнергә теләүчеләрне оешма үзенә кабул итәргә әзер. Бу нисбәттән халыкта ялгыш фикер тумасын иде – районның ДОСААФ оешмасы яңача яши башлый. Элеккеге ташландык тормышка кайту булмаячак. ДОСААФ райондагы яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, аларны Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерләүдә алыштыргысыз чылбыр булып килде һәм ул шулай дәвам итәчәк. Иҗтимагый Дәүләт оешмасы эше төрле юнәлешләр буенча җайга салынган. Оешма эшчәнлеге “машина йөртүче" белгечлеге буенча укытуны, хәрби-патриотик тәрбия бирүне оештыру, спортның техник, хәрби-кулланма төрләрен, яшь буынның техник сәләтен үстерү кебек хезмәтләрне үз эченә ала. Бүген оешма халыкка тулысынча хезмәт күрсәтергә әзер, -дип белдерде Илфак Шамил улы. 


ДОСААФның  Актаныш районындагы  бүлекчәсенең җитәкчелеге белән беррәттән аның составы да саллы үзгәрешләр кичергән. Оешманың җитәкчелек дилбегәсе Инсаф Афзаловның ышанычлы кулларына тапшылырган.

Биредә укыту системасы да заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртелгән, укытучы һәм инструкторлар корпусы тулыландырылган. Патриотик тәрбия бирү юнәлешендә дә ДОСААФ үз алдына зур максат-бурычлар куя.  Якын киләчәктә  ул  район хакимияте, башкарма комитет, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, хәрби комиссариат һәм шулай ук иҗтимаги формированиеләр - ветераннар советы һәм тармак ветераннары оешмалары белән актив хезмәттәшлек итүгә йөз тота. 


Бүген Актаныштагы әлеге оешма Минзәлә районы бүлекчәсенең ныклы канаты астында. 30 ноябрь көнне  ДОСААФ  иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Владимир Трошин  җитәкчелегендә Актанышта узган очрашуда Минзәләдәге оешма җитәкчелеге дә катнашты.

Илфак Бариев белән оештырылган эшлекле сөйләшү барышында алга куелган максатлар янә бер кат барланды. Очрашу Актаныштагы ДОСААФ оешмасының эшчәнлеген 1 декабрьдән рәсми төстә башлап җибәрергә дигән карар белән тәмамланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев