Актаныш

Суррогат ана ярдәме белән бала табу- харәм?

"Шәһри Чаллы" газетасы сайтында "Суррогат әни булып фатир алдым" дигән язма чыкты. Анда татар кызы Розалия Мамаева бер гаиләгә ир бала табып бирүе турында ачыктан-ачык сөйләде. Бу әңгәмә республика күләмендә зур шау-шу уятты. Әни кешене яклаучылар да, каршылар да күп будлы. Бүген безгә "Ак мәчет" белгече суррогатлыкка карата ислам дине мөнәсәбәтен белдерде.

         Россия суррогат ана ярдәме белән бала табу очраклары буенча дөньяда беренче урынга чыкты. "Шәһри Чаллы" да чыккан интервью да шуны дәлилли. Ел саен илебездә шул рәвешле 20 меңгә якын сабый дөньяга килә. Кемгәдер ана булу бәхетен бүләк иткән әлеге ысулга ислам дине нинди карашта соң? Әлеге сорау белән без Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсенең укыту бүлеге эшләре буенча директор урынбасары, шәригать белгече Рафыйк хәзрәт Миңнәхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

        Аның сүзләренә караганда, 1986 нчы елның 11-16 октябрендә Иорданиянең башкаласында үткән Ислам Фикһы Академиясе Шурасы карары буенча, суррогат аналык ислам шәригате буенча хәрам санала.

«Бу мәсьәләдә ислам галимнәре бер фикердә. Мондый эшнең тыелган булуының түбәндәге сәбәпләре бар:

1)  хатын-кызны бала йөген күтәрү өчен яллау килешүе – хәрам, чөнки кеше – хөрмәтле зат, аның тәнен, әгзаларын яллау яки сату тыела;

2) килешүнең башында аналыкны яллау турында сүз барса да, чынбарлыкта нәтиҗәдә бала сатыла, ә азат кешене кол урынына сату – хәрам эш;

3) бушка булган очракта да тыела, чөнки аналык хатын-кызның оят әгъзасының бер өлеше, ә Аллаһ Тәгалә оят җирләрне сакларга куша (Мүэминүн сүрәсе, 5-7 аятьләр): «Вә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар. Мәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җәрия хатыннан сакланмаслар моның өчен алар шелтә ителмәсләр. Берәү үз хатыныннан вә җәриясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән хәрамга үтүчеләрдер».;

4) нәсел-нәсәбнең билгесезлегенә китерә, чөнки зина сәбәпле тууы аркасында атасы билгесез санала һәм бала аны табучы анасы нәселеннән хисаплана, ә нәсел-нәсәбнең сафлыгын саклау шәригатьнең төп 5 максатының берсе булып тора;

5) ничек кенә булмасын, Коръәндә баланың анасы дип аны тудыручы хатын-кыз гына санала: «... һичбер хатын аларга ана түгел фәкать үзләрен тудырган аналары анадыр.» (Мүҗәдәлә сүрәсе, 2нче аять); «Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.» (Локман сүрәсе, 14нче аять); «Без кешегә ата-анасына изгелек итәргә әмер иттек, аны анасы мәшәкать белән корсагында күтәрде вә мәшәкать белән тудырды, дәхи аны корсагыңда күтәрмәк вә тудыргач имезмәк утыз айдыр ...» (Әл-әхкаф сүрәсе, 15нче аять);

6) Аллаһның илчесе: “Бала ятакныкы, ә зиначыга таш ату җәзасы», - дигән, ягъни никахта булган хатынның баласы иренеке була, иренеке булмаса - зинадан туган санала;

7) шулай ук суррогат аналыкны  гуманизмга капма-каршы килә торган евгеника идеологиясе тарафдарлары яклап чыгалар, аларның ясалма рәвештә хәрам юл белән нәселне яхшыртырга тырышулары ислам диненә каршы килә», - ди Рафыйк хәзрәт.

Ата-ана булу бәхетеннән мәхрүм парларга шәригать белгече иң элек  Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итәргә куша. Изге Коръәндә хәбәр ителгәнчә, Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә карт көнендә дә балалар бирә.

 «Вә Зәкәрияне дә хәтерләгез, Раббысына дога кылып әйтте: «Йә Рабби мине баласыз ялгыз калдырма, бит Син варисларның иң хәерлесесең!» Аның догасын кабул иттек, вә аңа Яхъяны бирдек, вә аның хатыны бала тудырмый торган иде, тудыра торган кылдык, алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар, вә Безнең хозурымызда булган сәвабка кызыгып һәм куркып дога кылалар иде, һәм Бездән даим куркучы булдылар». (Пәйгамбәрләр сүрәсе  89, 90)

Шәригать белгече сүзләренә караганда, уллыкка бала алып та – ата-ана булу бәхетенә ирешергә мөмкин. «Бу очракта кан туганлыгына якын булган сөт туганлыгы барлыкка килә», – ди хәзрәт. 

Әлбәттә инде 2 очракта табиплык ысулларын да куллану рөхсәт ителә. (ЭКО һ.б.) Ирнең орлыгын үз хатыны аналыгына ясалма рәвештә кертү  һәм пробиркада (ягъни ясалма рәвештә) хатын-кызның күкәй күзәнәген үз иренең орлыгы белән аталандырганнан соң, шуны аналыгына урнаштыру  – әнә шулар.

«Һәм иң мөһиме – тормышта ни генә булса да, мөселман кешесе өметсезлеккә бирелмәскә, сабыр булырга тиеш», – ди дин әһеле. Сабыр итү, Аллаһтан булган тәкъдиргә, язмышка риза булу ул. Чөнки Аллаһ Тәгалә: (Шура сүрәсе, 49, 50 нче аятьләр): “Җир вә күкләрнең мөлке Аллаһуга хастыр, Үзе теләгән нәрсәләрне халык кылыр, теләгән кешесенә кыз балалар бирер, вә теләгән кешесенә ир балалар бирер. Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирер, вә теләгән кешесен бала тапмый торган кысыр кылыр, Ул һәрнәрсәне белә вә һәрнәрсәгә көче җитәдер”, – ди.

Илшат Солтанов.

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/shrigat-belgeche-shri-challyga-surrogat-ysul-beln-bala-tabuga-karata-alatma-birde

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: