Реклама
Ислам ипотекасы ул —торакны өстәмә бәя белэн кичектереп тулэу рэвешендэ сату сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hэм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан рассланган (согласован). Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.
Ислам ипотекасының асылы нидә?
«Ак Барс Банк» «Ислам ипотекасы» дип аталган яңа проект башлады. Аның нигезендә кредит һәм бурычка акча биру түгел, ә сату-алу килешүе нигезендэ фатир сатып - алу тора.
Ислам Ипотекасында нигезендэ фатир алуда өч як катнаша: Клиент, Ак Барс Банк һәм ООО «Ипотечный партнер».
Бу яңа продуктның асылы нидә соң?
«Ак Барс Банк»ның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев сүзләренчә: «Ислам Ипотекасында клиент өчен фатир бәясе, килешү срогы беткәнче үзгәрешсез кала. Шулай ук килешүдә комиссияләр дә, иминиятлэштеру (страхование), пеняләр дә һәм бәя үзгәрү дә тыелган».
Ислам ипотекасы буенча әлегә Казанда һәм Уфада фатир алырга мөмкин.
Ислам ипотекасы үзенчәлекләре:
«Ислам ипотекасының» бәхәссез өстенлекләре бар:
Ислам ипотекасын нинди шартларда рәсмиләштерергә була:
Беренчел кертем 10 проценттан 80 процентка кадәр була ала;
Финанслау вакыты 1-30 елны тәшкил итә;
Сатып алуның минималь суммасы 500 000 сум;
Сатып алуның максималь суммасы бәяләгәннән соң ачыклана;
Фатирны сату хокуклары «Ипотечный партнер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында;
Вакытыннан алдан түләп бетерү мөмкинлеге бар.
Күчемсез милеккә таләпләр: фатир Казан яки Уфа шәһәрләрендә булырга тиеш. Йортның 1960 елдан соң төзелгән булуы шарт, шулай ук бүлмә подвалда яки барак һәм агач йортларда урнашмаска тиеш.
Ислам ипотекасы алу өчен кемнәр мөрәҗәгать итә ала?
Ислам ипотекасын мөселманнар гына рәсмиләштерә ала дигән шарт юк. Банк таләпләренә туры килгән һәр гражданин гариза бирә ала.
Әгәр өлешләп түләүне берничә сатып алучы рәсмиләштерә икән, аларның һәрберсе шушы таләпләргә туры килергә тиеш.
Ислам ипотекасы ничек эшли?
Клиент сатып алганнан соң ук торакның хуҗасы була, ә фатирны сату хокуклары «Ипотечный партнер» ООО оешмасы карамагында була. Сатып алучы айлык түләүләрне график буенча «Ипотечный партнер» оешмасына түләп бара.
Әгәр түләү вакыты узып киткән икән, бурычларны түләттерү идарәсе эшли башлый. Банкка әҗәтләрне коллекторларга һәм бурычларны түләттерү буенча башка оешмаларга тапшыру катгый тыелган.
Ислам ипотекасына гаризаны ничек бирергә?
1. Гаризаны онлайн рәвештә яки «Ак Барс Банк» бүлекчәләрендә тапшырырга була. Адреслары:
Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 йорт.
Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 134/1 йорт.
2. Гаризада күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар:
Исем-фамилия, телефон номеры, шәһәр, торак бәясе, беренчел взнос күләме, финанслау вакыты.
3. Белгечнең шалтыратканын көтегез.
Банк хезмәткәре консультация бирә һәм сорауларыгызга җавап кайтарачак.
Ак Барс Банк: «ПАО «АК БАРС» БАНК
Генеральная лицензия на осуществление банковских операций со средствами в рублях и в иностранной валюте ЦБ РФ номер 2590 от 12/08/2015»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз