Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Исәнме сез?” татар фильмының беренче кадрлары чыкты

Илдар Ягъфәровның яңа фильмы 2021 елда эшләп бетерелер дип көтелә.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илдар Ягъфәров яңа төшерә башлаган фильмының беренче кадрларын социаль челтәрләргә урнаштырды. Сүз Мансур Гыйләҗев сценарие буенча төшерелә торган “Исәнме сез?” фильмы турында бара.

“Исәнме сез?” фильмы 2020 елның февралендә Зәй һәм Сарман районында төшерелә башлады. Бу вакытта кышкы кадрлар төшерелде. Җәйгә тагын 20 съемка көне планлаштырыла.

Фильмда Татарстан театрлары артистлары төшкән. Төп рольдә – Чаллы театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәрхетдинов.

Кадрларда халык шагыйре Ркаил Зәйдулланы,Тинчурин, Әлмәт, Чаллы театры артистларын күрергә мөмкин. Фильм татар телендә бара. Рус телендә титрлар куелган.

Фильм 2021 елда чыгар дип көтелә. Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелә.

  • Мансур Гыйләҗев киносценарийны Камал театры өчен пьеса итеп тә язды. “Исәнме сез?” спектаклен театрда Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде. Төп рольдә – Илдар Хәйруллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев