Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Исәпкә алу участоклары формалаштырыла

Актаныш районы халык санын алуга әзерлекне дәвам итә. Ул безнең илдә яшәүчеләрнең демографик, икътисади, социаль хәленә кагылышлы статистик мәгълүматларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Исәпкә алу белгечләре халык саны алуны үткәрү буенча оештыру планын программа ярдәмендә формалаштыра. Муниципаль берәмлекләрнең шәһәр округлары һәм авыл торак пунктлары территорияләрен исәпкә алу һәм хисаплау участокларына бүлү бара.

Халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил үз муниципаль берәмлегенең адресларын хисап участоклары тыгызлыгына карап бүләргә тиеш. Шул ук вакытта йөкләнеш нормалары  да үтәлсен: бер исәпкә алучыга уртача 550 кеше туры килсен. Чагыштыру өчен: 2010 елда узган халык санын алу вакытында бер исәпкә алучыга 400 кеше йөкләнелгән иде. Нәтиҗәдә, Актаныш муниципаль районында барлыгы 53 исәп-хисап һәм 9 исәпкә алу участогы формалаштырылды.

2020 елгы халык санын алу вакытында һәр исәп-хисап участогында бер исәпкә алучы эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев