Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Истәлекле мизгел

Мин бик яратып батика түгәрәгенә йөрим. Без анда төрле кул эшләре эшлибез. Бу шөгыльгә безне Гөлнара апа Әнвәрова өйрәтә. Түгәрәктә парклар һәм скверлар турында рәсем ясадым. Гөлнара апа һәм Нурулла абый Нурлыев бу рәсемне "Балалар илне ясый" исемле IX телевизион республика бәйгесенә җибәргәннәр. Бу конкурста минем эшем "Теманы иң иҗади...

Мин бик яратып батика түгәрәгенә йөрим. Без анда төрле кул эшләре эшлибез. Бу шөгыльгә безне Гөлнара апа Әнвәрова өйрәтә.
Түгәрәктә парклар һәм скверлар турында рәсем ясадым. Гөлнара апа һәм Нурулла абый Нурлыев бу рәсемне "Балалар илне ясый" исемле IX телевизион республика бәйгесенә җибәргәннәр. Бу конкурста минем эшем "Теманы иң иҗади яктыртучы" номинациясе буенча махсус призга лаек булган. Безне 12 июнь көнне Казанга бүләкләү тантанасына чакырдылар. Бу чарага гаилә белән бардык.
Бүләкләү тантанасы "Ривьера" күңел ачу комплексының "Эрмитаж" концерт-холлында узды. Бәйгедә җиңүебез белән котларга Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнехановлар килде. Анда миңа ике төрле диплом һәм планшет бирделәр, ә "Ривьера" аквапаркы җитәкчесе аквапаркка өч билет бүләк итте.
Тантана тәмамлангач, без аквапаркка кереп ял итеп чыгарга булдык. Андагы бөтен аттракцион да суга кагылышлы. Бу аквапарктагы бассейннар, сулы таулар, джакузилар, сауналар миңа да һәм бәләкәч сеңлемә бик зур могҗиза иде. Монда эшләүчеләр ял итүчеләргә карата игътибарлы. Кечкенә балалар өчен махсус жилетлар да каралган.
Шушы истәлекле мизгелне бүләк иткәннәре өчен түгәрәк җитәкчесе Гөлнара апага һәм Нурулла абыйга рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев