Актаныш

Истәлекле очрашу

Күҗәкә авылында туып үскән, хәзер Апач авылында яшәүче Мәсфүрә Муллаянова безнең мәктәпкә очрашуга килде. Тыныч тормышның астын өскә китергән сугыш аркасында әти назыннан мәхрүм булган ятимнәрнең берсе ул. Мәсфүрә апа: - Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" китабын укыганыгыз бармы? Без шул чор балалары инде, - дип, сүзен...

Күҗәкә авылында туып үскән, хәзер Апач авылында яшәүче Мәсфүрә Муллаянова безнең мәктәпкә очрашуга килде. Тыныч тормышның астын өскә китергән сугыш аркасында әти назыннан мәхрүм булган ятимнәрнең берсе ул.
Мәсфүрә апа:
- Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" китабын укыганыгыз бармы? Без шул чор балалары инде, - дип, сүзен башлады.
1942 елда дөньяга килгән Мәсфүрә апа сугыш авырлыгын һәм аннан соңгы михнәтләрнең барысын да күреп үскән. Ул елларның никадәр фаҗигале, коточкыч булуы, җиңү өчен фронттан читтә хезмәт иткән кешеләрнең дә иңсәләренә авыр йөк булып төшүе турында бәян иткәч, бу турыда инде бик күп ишетеп белгән укучылар тагын бер кат тетрәнү хисләре кичерделәр. Моннан дистәләгән еллар элек булган шартлар белән чагыштырганда, хәзер безгә уку өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, шуңа күрә, рәхмәт йөзеннән, безгә нибары тырышып укырга кирәклеген бик яхшы аңладык. Мәсфүрә апа җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Пучы урта мәктәбенә җәяү йөреп укыган. Бу хакта ишеткәч, бик күпләрнең йөзләрендә гаҗәпләнү һәм соклану шәйләнде.
- Тырышып укыгыз, усал укытучыларга үпкәләмәгез. Алар сез белсен өчен, үз юлларын тапсын өчен тырышалар, - дип, үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде ул.
Ачы тормыш тәҗрибәсенә ия булган Мәсфүрә апаның сүзләре, әлбәттә, күңелләребезгә үтеп кереп, уйланырга мәҗбүр итте. Мәсфүрә апаның әтисенә багышлап язган искиткеч эчтәлекле һәм мәгънәле шигырен ишетеп, күңелләребез тулды.
- Мин аны әле дә көтәм, - дигәннән соң, өметнең бик зур көчкә ия булуын аңладык.
Кунагыбызга файдалы әңгәмә өчен рәхмәтләребезне җиткергәннән соң, җыелышып, истәлеккә фотога төштек. Очрашудан соң туган хисләр укучыларның күңелләрендә уелып калгандыр. Мактау кәгазьләре һәм II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Мәсфүрә апа бездә соклану хисләре уятты. Тормыш авырлыклары алдында сынмыйча, рухи ныклыгын саклап калганга күрә, ул бенең өчен зур үрнәк. Алга таба да, дөньяның ямен тоеп, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын аңа.
Күҗәкә мәктәбендә бер сыйныфта 32 укучы укыса, 3 баланың гына әтисенә сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була. Ятим калган 29 кыз-малайның хисләрен һәм сүзләрен кәгазь битенә төшергән Мәсфүрә апа.
Әткәемә
Кай илләргә китеп югалдың син -
Һичбер кеше сине белмидер.
Көнен-төнен хәбәрләр көтсәк тә,
Һичбер хәбәр синнән килмидер.
Хәлләреңне дә белә алмадык
Сугыш барган хәтәр җирләрдән.
Ядрә тиеп, өметеңне өзеп,
Калдың микән чит-ят җирләрдә?
Кадалдымы әллә күкрәгеңә
Дошманнарның аткан уклары?
Әллә сине тетеп, юк иттеме
Җир селкетеп аткан утлары?
Әллә калдыңмы син, газиз әти,
Туп актарган җиргә күмелеп?
Күп елларым үтте сине көтеп,
Бер күрергә менә тилмереп.
Мин күрмәдем синең йөзләреңне,
Ишетмәдем синең сүзеңне.
Сөйләргә сүзләрең күп булгандыр,
Күзләреңә яшең тулгандыр.
Уйладыңмы, әткәй, өйдә сине
Җиде балаң өзлеп көткәнен.
Көтә-көтә, алты балаң, ачтан,
Җир куйнына кереп киткәнен.
Әткәй, без бит сине өзлеп көттек,
Очар кошлардан да сорадык.
Төчкерсәк тә, тәмле төш күрсәк тә,
Синең кайтуыңа юрадык.
Ләкин кайту насыйп булмады шул,
Күрешүләр насыйп булмады.
Шулай итеп, ятим балаларның
Теләкләре кабул булмады.
Зәңгәр күккә карап тилмердек без,
Сугыш ятимнәре - һәммәбез.
Сугышның без уен түгеллеген
Үсеп җиткәч кенә аңладык.
Хәзер инде, әткәй, без, көтсәк тә,
Синең кайтмасыңны аңладык.
Ни үкенеч калды бу дөньяда:
"Әткәй" сүзен әйтә алмадык.
Шәһитләр җөмләсеннән булып,
Яткан урының тыныч булсын.
Кылган догаларым кабул булып,
Җәннәттә күрешергә язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: