Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

IT-технологияләр табигатьне пычратучы предприятиеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк

Татарстанда онлайн-хакатонда катнашучылар пычрану чыганагын эзләү моделен булдырдылар.

Татарстанның Digital Superhero онлайн-хакатонының яшь катнашучылары предприятиеләрдән зарарлы матдәләрне табу моделен эшләгәннәр. Ул дәүләткә экология өлкәсендә хокук бозучы заводлар белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта InnoSTage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гузаиров сөйләде.
 

"Хакатон кысаларында Экология министрлыгы, БДД ДБУ куйган реаль бурычлар хәл ителде. Бу бурычларны үстереп була, әгәр безнең гипотезалар расланса, аларны Татарстан икътисадына күчерергә мөмкин булачак. Безнең хакатонның уникальлеге монда, "һавадан" бурычлар алынмады", - дип билгеләде Гузаиров.
 

Аның сүзләренчә, хакатонның бер биреме экологиягә багышланган иде. Аерым алганда, сүз датчиклар мәгълүматы нигезендә предприятиеләрнең зарарлы калдыкларын эзләү турында барды.
 

«Без балаларга предприятиене-пычраткычны өлешчә, атмосфера шартлары һәм башка факторлар турындагы мәгълүматлар нигезендә билгеләүнең математик схемаларын уйлап табарга тәкъдим иттек. Без мондый система прототипына беренче адымнар ясыйбыз. Эшне ахырына җиткерсәк, экология министрлыгы аннан файдаланачак", - дип ассызыклады Гузаиров.
 

Ул хәзерге шартларда мондый экологик хокук бозуларга каршы көрәшнең ике юлы бар — заводларны саклагыч «колпак» белән каплау, яисә фәнни ысуллар белән күзәтеп тору, дип өстәде.
 

«Без икенче юл белән киттек», — дип тәмамлады сүзен Гузаиров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев