Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җитештерүченең бурычлары турында

Кулланучы товарны тулы күләмдә хезмәт итү срогы дәвамында куллана алсын өчен, җитештерүче әлеге срок дәвамында түбәндәгеләр белән тәэмин итәргә тиеш:

Кулланучы товарны тулы күләмдә хезмәт итү срогы дәвамында куллана алсын өчен, җитештерүче әлеге срок дәвамында түбәндәгеләр белән тәэмин итәргә тиеш:

1) товарга ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү. Ремонт сүзе астында, аның куллану үзенчәлекләрен җайга салу максатында, товарның нинди дә булса детальләрен алыштыруны яки яңадан урнаштыруны аңларга кирәк. Техник хезмәт күрсәтү - товарның нәтиҗәле куллануын тәэмин итү максатында җитештерүченең сервис үзәкләрендә товарга хезмәт күрсәтү;

2) запас частьләр күләмендә һәм ассортиментында ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган сәүдә һәм ремонт оешмаларына чыгару һәм китерү.

Җитештерүче моны товарның җитештерү срогы дәвамында да, товарны җитештерүдән төшереп калдырганнан соң да эшләргә бурычлы.

Әгәр товар җитештерүдән алынган булса, җитештерүче товарның хезмәт итү срогы дәвамында товарга ремонт һәм техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш, ә хезмәт срогы билгеләнмәгән очракта – товарны кулланучыга тапшырганнан соң ун ел эчендә.

Әйтик, сатып алынган товар ике ел куллану вакытыннан соң сафтан чыккан һәм остаханәдә товар җитештерүдән һәм кирәкле запас частьләрдән (детальләрдән) алынган һәм булмаячак, дип белдерәләр. Бу очракта җитештерүчегә чыгымнарны каплау өлешендә таләпләр куярга мөмкин.

Анда техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт буенча кирәкле санда предприятиеләр булдыру яки бу эшләргә башка предприятиеләр белән килешүләр төзү өчен җаваплылык ята. Шул ук вакытта җитештерүче документаль рәвештә производство башлануын һәм аны җитештерүдән төшерү датасын теркәргә тиеш.

Еш кына җитештерүчеләрнең продукциясе бөтен ил буенча һәм чит илләрдә дә сатыла. Моның өчен сервис үзәкләре булдырыла, шулай ук башка предприятиеләр белән килешүләр төзелә. Кагыйдә буларак, җитештерүче запас частьләрнең күпме булуын, нинди ассортиментны, төрен, модельне аңа билгеле бер чорда чыгарырга кирәклеген белә инде.

Күп кенә кибетләр товарлар белән бергә сервис үзәкләре адреслары турындагы мәгълүматны да бирә, алар сез сатып алган җирдә генә түгел, ә алар булган барлык төбәкләрдә дә урнашкан.

Көнкүреш техникасы, приборлар, автомобильләр, җитештерү механизмнары сатып алганда, без, кагыйдә буларак, ватылган очракта, кайвакыт профилактик тикшергәндә җитешсезлекләрне тиз арада бетерү өчен, әлеге продукциянең сервис үзәкләренең кайда урнашуы белән кызыксынабыз.

Әгәр җитештерүче товарга ремонт һәм техник хезмәт күрсәтүне һәм запас частьләрне чыгаруны тәэмин итү буенча үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәсә, кулланучы җитештерүчедән бу вазыйфаларны тиешенчә үтәмәүгә китергән зыянны тулы күләмдә каплауны таләп итәргә хокуклы.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев