Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Июль – торак хезмәтләренә бәя арта торган ай

Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә. Сөенечкә, соңгы...

Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә.
Сөенечкә, соңгы елларда тарифлар бары бер тапкыр гына арттырыла. Бәяләрнең икешәр мәртәбә - ел башында һәм җәй уртасында - үскән вакытлар да бар иде бит. Әмма берничә ел элек халыкка борчуларны киметү өчен мондый аз сөенеч өстәгән үзгәрешләрне бер тапкырга гына калдырдылар.
"2016 елда тарифлар бер тапкыр гына артачак. Федераль хөкүмәт карары белән гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үзгәреш индексы 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән", диелә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.
Бу айдан газга бәяләр 2,13 процентка артып 1 куб.метр өчен 5,27 сум тәшкил итәчәк. Электр энергиясенә тариф 7,2 процентка үсеп, 3,43 кВ/с дәрәҗәсендә булачак. Җылылык өчен бәяләр дә өскә үрмәлиячәк. Дөрес, без бу артуны җылыту сезоны башлангач кына сизәчәкбез - чөнки быелдан башлап җылылык өчен кышын гына чыгымланып, җәен түләми башладык.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/59634.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев