Актаныш

ИЗГЕ БӘЙРӘМ: Энгель Фәттахов райондашларны Корбан бәйрәме белән тәбрик итә

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Актаныш районында Корбан бәйрәме зурлап үткәрелә. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. 

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Актаныш районында яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын. 

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: