Актаныш

Изге ният берләштерде: районда 48 нче мәчет Уръядыда ачылды

30 июльдә Югары Уръяды авылы үзеннән читтә яшәүче бар авылдашларны туган якка - туган нигезгә җыйды. Авыл тарихында сөенечле вакыйга булып Тимершәех мәчете ачылды. Мәчет авыл халкының фикер-тәкъдимен искә алып, элекке мәчет урынында төзелде. Мәнле халык Уръядылылар туган җирнең кадерен белеп яши. Кечкенә авылда мәчет булу - ул зур хыял....

30 июльдә Югары Уръяды авылы үзеннән читтә яшәүче бар авылдашларны туган якка - туган нигезгә җыйды. Авыл тарихында сөенечле вакыйга булып Тимершәех мәчете ачылды. Мәчет авыл халкының фикер-тәкъдимен искә алып, элекке мәчет урынында төзелде.
Мәнле халык
Уръядылылар туган җирнең кадерен белеп яши. Кечкенә авылда мәчет булу - ул зур хыял. Аларның туган җирне яратулары, бер-берсен хөрмәтләп, олыны - олы, кечене кече итеп яшәүләре хыялларын чынга ашырды.
Рәйхан Галимҗанова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы:
- Авыл халкы актив, тату, туры сүзле, үз гозерләрен җиткерә беләләр. Акыллы, мәнле халык яши биредә. Югары Уръядыда 12 майда авыл халкы белән мәчет урынын ниятләсәк, 26 майда төзелеш эшләре башланды, бүген - 30 июльдә мәчет ачу тантанасына җыелдык. Иганәчеләргә, авыл халкына бик зур рәхмәт. Сәйдел абый һәм Фикус абый Мөхәммәтовлар мәчетне төзүдә бик күп көч куйдылар, төзелеш, оештыру эшләрен Фикус абый башкарды. Зәвык белән эшләнгән һәм төзелгән мәчет аның төзү остасы - Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе икәнен тагын бер кат раслады. Иман йортының ишекләре ачык булсын. Үз эшенә тугрылыклы булган, иманлы, белемле мулла билгеләп куюны көтә халык - безнең алда торган олы бурыч монысы.
Авыл халкы белемгә омтыла, иманын ныгыта, Ураза гаетендә дә 50дән артык кеше мәчеттә гает намазын укыган. Күҗәкә авылында Халидә мәчетен Халидә апаның улы Әлфәрит Нәбиев күз карасыдай карап, ярдәмләшеп яши. Август аенда манарасын яңартырга ниятлиләр. Уръяды мәчетен эшләтүдә, саклап, карап торуда да Фикус абый Мөхәммәтовның ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерә авыл халкы.
Мәчет төзүдәге хезмәтләре өчен Сәйдел һәм Фикус Мөхәммәтовлар, Югары Уръяды авылында зират йортын төзекләндерүдә зур күләмдә иганәчелек ярдәме күрсәткән, мәчет ачу мәҗлесендә авылдашлары өчен мул табын әзерләгән Равил Галимов Күҗәкә авыл җирлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Нәсел ныклыгы
Сәйдел Мөхәммәтов, Ижау шәһәре, төп иганәче:
- Мин ниятче генә. Авыл халкының ярдәме зур булды, ышаныч күрсәтте. Менә бүген шушы көннәрне күрергә насыйп булды. 2005 елда Казанда Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында Удмуртиядән өч вәкил катнаштык. Шунда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев:"Кол Шәриф мәчете әбиләр биргән бер сум садака акчасына салына башлады," - дигән иде. Бездә дә шулай булды. Авылдашыбыз Әсмабикә һәр йорт саен кереп ярдәм акчасы җыйды. Үзе генә бу көнне күрә алмады. Бер атна элек гүр иясе булды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Авыл, район җитәкчеләреннән сорыйбыз - дәрәҗәле, гыйлемле имам билгеләсеннәр иде мәчеткә, авыл халкына дин гыйлеме, фән гыйлеме алу өчен.
Авылның элекке мулласы Салих абзыйның да олы хыялы була мәчет төзетү. Мәрхүмнең теләген искә алып, рухын сөендереп, оныгы Альберт Галимов мәчет нигезен салу өчен фундамент блоклары белән ярдәм итә. Мәчет фундаментын салучы Илнур Мәрдановка, Радик Яхин җитәкчелегендәге ташчылар бригадасына, Ильяс Зиннәтуллин җитәкчелегендәге балта осталары бригадасына, Үзбәкстаннан килеп эшләүче Йолдыз бригадасына, мәчетне эшләүдәге күзгә күренмәс бихисап эшләрне башкаруны оештыручы Альберт Галиевкә, Илһам Газизовка, осталарны ашатучы Сәвия Галимовага, авылдашларына, кайткан кунакларга бик зур рәхмәтләрен белдерде мәчет төзү эшләрен башкаручы Фикус Тимершәех улы.
Мәчет төзелешенә Тимершәех абый нәселеннән 770 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән, Уръяды авылы халкы 321 456 сум акча җыйган. Мәчетне төзеп бетерү өчен 153 мең сум бурычка кергәннәр. Авылдашлары очрашып, үзара хәл-әхвәл белешсен, ял итсен, дип, җәйге матур көндә ачарга ниятләгәннәр.
Мәчет ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашып, Сәйдел һәм Фикус Мөхәммәтовларга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да рәхмәтен белдереп, абыйлы-энеле бертуганнарга район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Гыйбадәт
Ак яулыклы әбиләребез, аксакалларыбыз кайчандыр мәчетләребез манарасы киселүенә шаһит булганнардыр. Аллаһының рәхмәте белән мәчетләребез ачыла. Бүген ачылучы мәчет районда 48нчесе. Мәчет төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Без бу дөньяда кешеләргә, җәмгыятькә файдалы булмасак, яшәүнең мәгьнәсе юк, - дип, Руслан хәзрәт авыл халкына, кайткан кунакларга мөрәҗәгать итеп уйланырлык вәгазен җиткерде. - Аллаһы Тәгалә әйтә: "Кешеләрне, җеннәрне үземә гыйбадәт кылу өчен яраттым," - дип. Гыйбадәт кылу нәрсә ул? Иң беренче - Аллаһны тану, Мөхәммәт с.г.в.ны аның илчесе итеп кабул итү. Аннан соң - биш вакыт намаз уку. Намаз торгызу, өйрәнү - бу да гыйбадәт. Хәлле бай мөселманнарга елына бер мәртәбә зәкят чыгару - бу да гыйбадәт. Иң олы гыйбадәтебез - Кәгъбәтулланы хаҗ кылып кайту. Күрше хакын үтәү - бу да гыйбадәт. Тәрбияле, иманлы балалар тәрбияләү - бу да гыйбадәт. Җәмгыятькә файдалы булу, җәмгыятькә файдалы биналар төзү, чишмәләр торгызу, күперләр салу - бөтенесе дә гыйбадәттән санала. Ир кеше булсын, хатын-кыз булсын, эшкә чыгып киткәндә гаиләмә ризык табам, балаларыбыз иманлы булсын дигән ният белән чыгып китә икән, әйләнеп кайтканга кадәр монысы да гыйбадәт. Мәчетләребез халык өчен. Намазга килеп, зикер-тәсбихлар әйтеп, догалар кылып, әби-бабаларыбызның рухын сөендерү өчен.
Руслан хәзрәтнең фикерен куәтләп, Күҗәкә авылы аксакалы Сәяф Хаҗиев тарихи мәгълүматларны да бәян итте.
- Безнең җирлектә заманында җиде мәчет бар иде. Иң матуры, иң затлысы Үмәнәй авылындагысы булды. Иске Уръяды, Яңа Уръяды, Түбән Уръяды һәм Бикчәнтәй авылларындагы мәчетләрнең манаралары киселүне мин әле хәзер дә хәтерлим, - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: