Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ижевскида ир белән хатын һәм ике бала янып үлгән

Янгын иртәнге якта агач йортта чыккан. Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган. Янгын аркасында дүрт кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32)...

Янгын иртәнге якта агач йортта чыккан.
Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган. Янгын аркасында дүрт кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32) сәгатьтә алына. Урында 12 берәмлек техника һәм 38 кеше эшли.
Янгын сүндерелә һәм дүрт кешенең үле гәүдәсе табыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар - өлкән яшьтәге ир белән хатын һәм 10 яшьләр чамасындагы ике малай.
Тикшерү эше бара.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/22/139220/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев