Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кабат су фильтрлары турында

Яр Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефонына су өчен фильтрлар сату турында кабат шалтыратулар ешайды. Фильтрларны өйдә сату суга экспресс-тест формасындагы ялган технологияләр кулланып башкарыла.

Күпчелек очракта алданган сатып алучылар - өлкән яшьтәге кешеләр (пенсионерлар һәм инвалидлар), алданган кулланучылар булуга карамастан, алар эшкә сәләтле гражданнар булып торалар һәм күрсәтелгән товарларны үз теләкләре белән сатып алалар, тиешле документларда имзалары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы гражданнарга чит затлардан кергән тәкъдимнәргә, өйләр буйлап товарлар сатып йөрүчеләргә бик сак карарга киңәш итә.

Товар сатып алырга җыенган очракта, түбәндәге тәкъдимнәр һәм аңлатмалардан файдаланыгыз:

Товарны сатып алу өчен килешү төзегәндә шартнамәнең шартлары белән җентекләп танышыгыз, товарның инструкциясен (паспортын) өйрәнегез, товарларны сертификацияләү органы раслаган ярашлылык сертификатын таләп итегез. Сатып алынучы товарның кирәклеген яхшылап уйлагыз,гаилә әгъзалары белән киңәшләшегез.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300 – 1 Россия Федерациясе Законының 25 статьясындагы 1 пункты нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган товарны сатып алганнан соң 14 көн эчендә тиешле сыйфатлы товарны кире кайтарырга хокуклы, әмма товар кулланылмаган булырга тиеш, аның куллану үзлекләре сакланган һәм аны әлеге сатучыдан сатып алу турында дәлилләре булган очракта товарны кире кайтару турындагы таләп канәгатьләндерелергә тиеш.

Реклама

РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган су чистарту системасы алыштырылырга һәм кире кайтарылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керми. Фильтрны су белән тәэмин итү системасына тоташтырган очракта, тиешле сыйфатлы товар кире кайтарылырга һәм алмашырга тиеш түгел.

Хөрмәтле кулланучылар! Өйдә сатыла торган товарлар сатып алганда игътибарлы булыгыз, алга таба үзегезне суд һәм башка инстанцияләр буенча йөрүдән коткару өчен сатучыларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәгез.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев