Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Кабереңә килдем…» - Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповны сагынып шигырь язган

"Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире, популяр җырлар авторы Гөлнара Сабирова вакытсыз арабыздан китеп барган журналист, продюсер Илфак Шиһаповка багышлап сагынулы шигырь язган. Аларны бер редакциядә хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык та берләштерә иде шул. Кабереңә килдем.Сизгәнсеңдер. "Ничек хәлләр?" - диеп дәштең кебек. Ни дип әйтим? Син киткәннән бирле Бер яраны булмый...

"Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире, популяр җырлар авторы Гөлнара Сабирова вакытсыз арабыздан китеп барган журналист, продюсер Илфак Шиһаповка багышлап сагынулы шигырь язган. Аларны бер редакциядә хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык та берләштерә иде шул.
Кабереңә килдем.Сизгәнсеңдер.
"Ничек хәлләр?" - диеп дәштең кебек.
Ни дип әйтим? Син киткәннән бирле
Бер яраны булмый һаман тегеп.
Ул яраның сызлауларын белсәң!
Аһ, йөрәкнең сызып алулары...
Əйтелмәгән сүзләремне барлыйм,
Иң авыры - әйтми калулары.
Ишетмәгән сүзләремне барлыйм,
(Əйтер сүзең күп булгандыр әле).
Киткәннән соң синең исемеңнән
Күп сөйләдем, ачуланма яме.
(Хәер, сиңа барыбердер инде...)
Сәлам алып килдем Казаныңнан:
Яратканнан, яратмаганыннан,
Дуска әверелгән дошманнардан,
Сине сызып аткан дусларыңнан -
Барысы да бердер инде сиңа,
Синең өчен бар да артта калган.
Синең өчен артта калган бар да...
Тик мин генә
Үткәнемдә калдыра алмыйм сине.
Шул гомердә сине уйламаган,
Юксынмаган булды микән көнем?
...Күңелемнең чите китек һаман,
Дәва эзләп кабереңә килдем...
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев