Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Район җитәкчелеге һәм җирлегебезнең барлык ир-атлары исеменнән җиткерелгән ихлас тәбрикләү сүзләребез сезнең наз белән тулы күңелләрегезне җылытсын, йөрәкләрегезгә шифа өстәсен. Сез үзегезгә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәп баруыгыз, җәмәгать тормышында актив булуыгыз һәм шул ук вакытта ягымлы, чибәр булып калуыгыз...

Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Район җитәкчелеге һәм җирлегебезнең барлык ир-атлары исеменнән җиткерелгән ихлас тәбрикләү сүзләребез сезнең наз белән тулы күңелләрегезне җылытсын, йөрәкләрегезгә шифа өстәсен.
Сез үзегезгә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәп баруыгыз, җәмәгать тормышында актив булуыгыз һәм шул ук вакытта ягымлы, чибәр булып калуыгыз белән сокланырлык хисләр уятасыз. Хатын-кызларга гына хас бу гүзәл сыйфатларыгыз бетмәсен, туганнарыгызның, якыннарыгызның җылысын, мәхәббәтен, гаилә бәхетен тоеп яшәгез.
Киләчәк тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, гел елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев