Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кадерле ветераннарыбызны ТРсы ветераннар оешмасы рәисе тәбрик итте

Актаныш районы ветераннары (пенсионерлары) җирле җәмәгать оешмасы вәкилләрен юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм! Сез республика ветераннар оешмасының иң актив әгъзаларының берсе булып торасыз. Республикада үткәрелгән чараларда һәрвакыт актив катнашасыз, үзегез дә матур башлангычларга инициатива күрсәтәсез. Оешманың 30 еллыгын бәйрәм итеп, без олы тормыш юлы үткән, зур тарихи вакыйгаларның шаһитлары булган...

Актаныш районы ветераннары (пенсионерлары) җирле җәмәгать оешмасы вәкилләрен юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм!
Сез республика ветераннар оешмасының иң актив әгъзаларының берсе булып торасыз. Республикада үткәрелгән чараларда һәрвакыт актив катнашасыз, үзегез дә матур башлангычларга инициатива күрсәтәсез.
Оешманың 30 еллыгын бәйрәм итеп, без олы тормыш юлы үткән, зур тарихи вакыйгаларның шаһитлары булган кешеләрне хөрмәтлибез. Алар Бөек Ватан сугышында җиңеп чыктылар, илебезне хәрабәләрдән торгыздылар, балаларының һәм оныкларының якты киләчәге өчен фидакарь хезмәт куйдылар. Тирә-юньдәге һәр нәрсәдә без өлкән буыннарның хәрби һәм хезмәт батырлыгының нәтиҗәсен - әтиләребез һәм әниләребез, бабайларыбыз һәм әбиләребезнең тырышлыгы һәм талантының җимешләрен күрәбез.
Бүген дә ветераннар хәрәкәте вәкилләре күп кенә җәмәгать чараларында актив катнашалар, өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап чыгалар. Иң мөһиме - алар үткән белән түгел, киләчәккә ышанып яшиләр, яшьләр белән аралашалар һәм эшлиләр, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә катнашалар.
Сезнең районда ветераннарның яшәү шартларын яхшырту, аларны мәдәни чараларга, физкультура һәм спортка тарту буенча зур эшләр башкарыла. Ветеран үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестивалендә актанышлыларның уңышларын аеруча билгеләп үтәр идем.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы телим. Игелекле эшчәнлегегездә сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев