Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кадерлебезнең туган көне

Чалманарат авылында яшәүче кадерлебез КАДРИЯ ВАСЫЙК кызы ЛАТЫЙПОВА табигатьнең яз кояшы күңелләрне җылыткан, гөрләвекләр аккан мәлендә, 6 апрельдә, үзенең гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилеен каршылады. Киң күңелеңә дөньяның барлык гүзәллеген сыйдырган, ачык йөзле, ярдәмчел, туган җанлы сөекле әнкәебез, кодагыебыз! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа карата теләкләребезнең...

Чалманарат авылында яшәүче кадерлебез КАДРИЯ ВАСЫЙК кызы ЛАТЫЙПОВА табигатьнең яз кояшы күңелләрне җылыткан, гөрләвекләр аккан мәлендә, 6 апрельдә, үзенең гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилеен каршылады.
Киң күңелеңә дөньяның барлык гүзәллеген сыйдырган, ачык йөзле, ярдәмчел, туган җанлы сөекле әнкәебез, кодагыебыз! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа карата теләкләребезнең никадәр ихлас икәнлеген, рәхмәтебезнең никадәр чиксезлеген нинди сүзләр белән генә әйтсәк тә аз тоелыр кебек. Безгә - 2 балаңа гомер биреп, әтиебез белән ныклы тәрбия биргәнегез, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтебез чиксез сезгә. Һәрвакыт гадел, тырыш һәм безгә - якыннарыңа олы киңәшче дә, сердәш тә булдың. Туган җанлылыкка, яхшылыкка һәрчак синнән өйрәнәбез. Олыларны - олы, кечеләрне кече итә беләсең, һәркемгә игътибарыңны, киңәшләреңне бирәсең. Гомер буе балалар бакчасында пешекче булып эшләп, хезмәттәшләрең арасында хөрмәт казандың. Пешергән ризыкларың телне йотарлык, һәм өстәлең һәрвакыт шул ризыклардан сыгылып тора. Ишегеңне атлап кергән һәр кешене якты йөзең белән каршы аласың, тәмле чәең белән сыйлыйсың. Янәшәңдә бөтерелеп торучы оныкларыңның яраткан дәү әнисе дә син.
Безнең йөрәк түреннән чыккан изге теләкләребезне фәрештәләр хуплап торсыннар. Күңелең һәрчак шулай көр, җаның тыныч булсын. Әтиебез, кодабыз Кәндел белән тигезлектә тагын бик күп еллар яшәргә, якты таңнарны каршыларга, туган йортның нурын сүрелдермичә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, сөенеп-шатланып яшәргә язсын.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел.
Моңайма, еллар үтә дип,
Елмай син - бәхетле бул.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Борчуда да, шатлыкта да
Таянырлык терәгебез.
Бәйрәмеңдә саулык теләп
Тибә безнең йөрәгебез.
Теләкләребезгә әтиебез Кәндел, бабабыз Сәйдел дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев