Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кадерлем минем

Аллага шөкер! Үзем өлкән яшьтә булсам да, әнкәем исән-сау, сәламәт. Аңа күптән түгел 90 яшь тулды. Әнкәем исән-сау булгач, миңа шундый рәхәт. Үземне һаман да, 7 оныгым булса да, сабый бала кебек хис итәм, яклаучым, саклаучым бар бит минем. Әнкәем - сугыш чоры баласы. Ул дөньяга килгәнче үк ятим кала....

Аллага шөкер! Үзем өлкән яшьтә булсам да, әнкәем исән-сау, сәламәт. Аңа күптән түгел 90 яшь тулды. Әнкәем исән-сау булгач, миңа шундый рәхәт. Үземне һаман да, 7 оныгым булса да, сабый бала кебек хис итәм, яклаучым, саклаучым бар бит минем.
Әнкәем - сугыш чоры баласы. Ул дөньяга килгәнче үк ятим кала. Әтисе Чулпан елгасында ташуга эләгеп үлә. Шуннан ук ятимлек чоры башлана. Бөек Ватан сугышы башланганда, 1941-1942 елларда 7 нче сыйныфта укый. 1943 елда 7 сыйныф тәмамлаган кызларны Свердлау өлкәсенә торф чыгарырга алып китәләр. Авылдан барган 25 кыз яздан алып салкын кышка кадәр торф чыгара. Андагы хәлләрне елый-елый сөйли.
Әнкәем Һава Мирзаһитова Бөек Ватан сугышыннан җиңеп кайткан Әхтәм Усмановка (әткәйгә) кияүгә чыга. 5 кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. 64 ел бергә озын гомер юлы үтәләр. Әткәйнең бу дөньядан китүенә 7 ел инде. Гали исемле уллары 38 яшьтә, Рәмзия исемле кызлары 55 яшьтә авырып үләләр.
Минем әнкәй дөньядагы иң яхшы сыйфатларны үзенә җыйган. Ул шундый сабыр. Шундый игелекле, ярдәмчел. Безнең туып-үскән өебез Иске Әлем, Солтангол авылларына чыгып китә торган күпер янында. Ул чорда бөтен кеше җәяү йөри. Әнкәй һәр юлчыны үз хәзинәсендә булган ризыгы белән сыйлап, чәй эчереп, хәерле юл теләп озатып кала. Һәм беркайчан да гайбәт сөйләми. Кешеләрнең яхшы ягын гына күрә.
Ул шулкадәр хезмәт сөя. Балалары йокыдан торганчы табагы белән бәрәңге тәкәләрен, шәңгәләрен пешереп, ипи салып, колхозга эшкә китә.
Әнкәй турында бик күп итеп язарга мөмкин. Биш вакыт намазын калдырмыйча, Коръән сүрәләрен укый-укый, Аллаһы Тәгалә биргән гомерен сау-сәламәт булып, бала кайгылары күрмичә, яшәсен дә яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев