Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кадетлар ант бирде

29 октябрь көнне кадет интернат-мәктәбендә 35 укучы ант бирде. Шул рәвешле алар чын кадетлар булдылар. Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, Минзәлә кадет интернат-мәктәбе директоры Рөстәм Мөбәрәкшин, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, кадетларның әти-әниләре катнашты. Районның мәгариф учреждениеләре арасында кадет интернат-мәктәбе...

29 октябрь көнне кадет интернат-мәктәбендә 35 укучы ант бирде. Шул рәвешле алар чын кадетлар булдылар. Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, Минзәлә кадет интернат-мәктәбе директоры Рөстәм Мөбәрәкшин, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, кадетларның әти-әниләре катнашты.
Районның мәгариф учреждениеләре арасында кадет интернат-мәктәбе үзенә аерым урын алып тора. Быелгы уку елында биредә 117 укучы белем һәм тәрбия ала. Шуларның 31е - кызлар, 86сы - малайлар. 21 педагог белем һәм тәрбия бирә. Әлеге мәктәпкә укучыларны бишенче сыйныфтан алалар.
- Биредә укый башлагач, укучылар бер ай чамасы адаптация үтәләр. Чөнки төрле авыллардан, районнардан килгән балаларга мәктәпкә, укытучыларга, тәрбиячеләргә, бер-берсенә ияләшергә кирәк. Кайберләренең генә адаптация чоры ай ярымга сузыла, - ди кадет интернат-мәктәбе директоры Илсур Ялалов.
Шуннан инде алар барысы бер зур гаиләгә әйләнәләр. Уртак максат һәм бурычлар аларны бер-берсенә якынайта, дуслаштыра. Ә хәрби кием кию кайсы гына баланың хыялы түгел икән? Биредә әлеге хыялны да чынга ашыралар. Укучылар мәктәптә хәрби киемнән йөриләр. Тантаналы шартларда кию өчен парад формасы да тектергәннәр. Көнгә биш тапкыр бушлай туклану оештырылган.
Кадет мәктәбендә белем бирү белән рәттән, патриотик тәрбия дә игътибар үзәгендә. Кадетларны дисциплиналы, хәрби уку йортларына әзерлекле итеп тәрбияләү - мәктәпнең төп бурычларының берсе. Биредә укый башлап бер-ике ай үтүгә, укучылар дөрес итеп маршка басарга өйрәнәләр, кадет тормышының кодексына әйләнгән ант текстларын ятлап өлгерәләр. Туган илләрен, җирләрен яратучы ватанпәрвәрләр булып үсәләр.
- Безнең мәктәпнең режимы тыгыз. Бер генә баланың да чит-ят эш белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Тәүлек әйләнәсе алар укытучылар, тәрбиячеләр күз алдында. Шуның өстенә, бездә хәрби-патриотик тәрбиягә басым ясалганлыктан, тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләренә аеруча игътибар бирелә. Дәрестән тыш чараларда укучылар төрле ярышларга әзерләнәләр, - дип, эшчәнлекләре белән таныштырды директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Резеда Маликова.
Дөрестән дә, кадет интернат-мәктәбенең төрле ярыш-бәйгеләрдә даими рәвештә призлы урыннар алуы хакында ишетеп, белеп, күреп торабыз. Әлеге җиңүләр артында коллективның бердәм тырышлыгы ята. Без моңа хәрби ант бирү тантанасында тагын бер кат инандык.
Матур парад формалары кигән кадетларның йөзендә бераз борчылу, дулкынлану билгеләре сизелсә дә, ант биргәннән соң алар эреп юкка чыкты. Бер-бер артлы үзләре өйрәнгән һөнәрләрен күрсәткәндә әти-әниләре йөзендә балалары өчен горурлану хисләре ярылып ята иде. Чыннан да, концерт программасы бай эчтәлекле иде. Аның өстенә, күрсәтелгән кул сугышы алымнары, бокс, маршта йөрүләрен күрү соклану хисләрен арттырды гына. Тынлы оркестрлары үзе генә дә ни тора!
- Сезне чын күңелемнән әлеге бәйрәмегез, истәлекле вакыйгагыз уңаеннан тәбрик итәм. 2007 елдан эшләп килүче кадет интернат-мәктәбендә тәрбияле балалар үсә. Иң мөһиме - алар ватанпәрвәрләр булып тәрбияләнә. Без зур илдә яшибез. Сез шул илне саклаучылар, яклаучылар булырсыз дип ышанабыз, - дип мөрәҗәгать итте аларга Илнар Фәттахов.
Ләйсән Нурлыева да укучыларны тулы хокуклы кадет булулары белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде.
- Сез бүген туган илегез, әти-әниләрегез, иптәшләрегез каршында ант бирдегез. Шушы антка һәрвакыт тугры булып калуыгызны телим. Уку буенча да, физик әзерлек ягыннан да сез башкаларга үрнәк булырсыз дип ышанам. Сезнең күңелегез дә, рухи байлыгыгыз да саф булырга тиеш дип исәплим. Илебезнең лаеклы гражданнары булып үсегез.
Минзәлә кадет интернат-мәктәбе директоры Рөстәм Мөбәрәкшин да бәйрәм белән тәбрик итте. Мәктәпне тәмамлагач, белемнәрен нинди хәрби уку йортларында дәвам итү мөмкинлегенә тукталып, киңәшләрен бирде.
Кадет интернат-мәктәбенең үз штабы, чисталык, спорт, мәдәни чаралар өчен җаваплы кадетлары бар. Иң тырыш, төгәл, яхшы укучыларны, мәктәп тормышында актив катнашучыларны биредә тантаналы рәвештә хәрби исем белән бүләклиләр. Бу көнне дә Луиза Каһировага - кече сержант, Михаил Курмашевка, Владимир Лопатинга, Юрий Юргинга, Иван Лумповка, Гүзәл Кәримовага, Юлия Абдуллинага, Эльвира Вәлиевага ефрейтор исеме бирелде, һәм билгеләре хәрби киемнәренә тагылачак.
Әлеге күңелле мизгелләр кадетларның һәм аларның әти-әниләренең күңелендә озак сакланыр әле.
Александр Галимуллин, Ютазы районыннан:
- Мин әлеге мәктәпкә өч ел элек килгән идем. Уку да, коллектив та, биредәге мохит тә ошый. Төрле түгәрәкләр дә эшли. Мәктәбебездә психологлар да бар. Алар безгә кирәк вакытта ярдәм күрсәтәләр.
Регина Габдрахманова, 8нче сыйныф укучысы:
- Мин биредә 5нче сыйныфтан укыйм. Шушы дәвердә үземнең күп нәрсәләргә ирешә алуыма ышандым. Дөрес, мәктәп гади түгел. Ләкин безгә биредә ошый. Барыбыз зур, тату бер гаилә кебек. Сәләтләребезне ачарга һәм аларны үстерергә тулы мөмкинлекләр булдырылган. Биредә укыган кадетлар тормышта үз урыннарын җиңел табалардыр дип уйлыйм.
Рәмзия Галимуллина, әни:
- Улыбызның бик тә хәрби буласы килде. Ара ераклыгына карамадык, Ютазы районыннан ук улыбызны бирегә китердек. Һич тә үкенмибез. Биредәге үзара мөнәсәбәт, җылылыкны башка күп мәктәпләрдә очратып булмый. Һәр бала өчен җан атып торучы укытучыларга, тәрбиячеләргә без бик рәхмәтле. Балаларыбыз да тырышып укырлар, киләчәктә үзләренең хыялларын тормышка ашырырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев