Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Каенкай” нәниләре футбол буенча Дөнья чемпионатына әзер

Казан шәһәрендә узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты шаукымы районыбызның 6 санлы “Каенкай” балалар бакчасына да килеп җитте.

2 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Ландыш Насыйрова  ачык шөгылендә әлеге көнүзәк теманы яктыртты, балаларга чемпионат турында мәгълүмат бирде. 

Зур һәм кечкенә предметларны чагыштыру, 3 кадәр санау, геометрик фигуралар, ел фасылларына хас үзенчәлекләрне шөгыльдә балалар уен формасында сөйләде. Кул моторикасын камилләштерү максатыннан, нәниләребез футбол тубы ясады. 

Шөгыльдә башкарылган җырлар да бик уңышлы сайланган иде: төсләрне дә, саннарны да янә бер тапкыр искә төшерделәр балалар. 

Иҗади якын килеп эшләүче тәрбиячебез Ландыш Нур кызына, һәрвакыт балаларга, тәрбиячегә ярдәм итүче тәрбияче ярдәмчесе Ландыш Рәдиф кызына барлык ата- аналар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә бер – беребезгә ярдәмләшеп эшләсәк иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев