Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Каләмдәшләребез җиңү яулады

"Актаныш таңнары" газетасы журналистлары Рузилә Хәсәнова (рәсемдә) һәм Гөлназ Хөҗҗәтова республика күләмендә үткәрелгән "Сыйныф эше" дигән иҗади конкурста җиңү яуладылар һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Министр Энгель Фәттахов имзалаган әлеге тәбрикнамәдә түбәндәге җылы сүзләр язылган: "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы...

"Актаныш таңнары" газетасы журналистлары Рузилә Хәсәнова (рәсемдә) һәм Гөлназ Хөҗҗәтова республика күләмендә үткәрелгән "Сыйныф эше" дигән иҗади конкурста җиңү яуладылар һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Министр Энгель Фәттахов имзалаган әлеге тәбрикнамәдә түбәндәге җылы сүзләр язылган: "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, республикабыздагы мәгариф һәм фән темаларын оператив һәм объектив рәвештә яктыртуыгыз өчен ихлас рәхмәтен белдерә. Сезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез! Яңа ел һәммәбез өчен дә тотрыклылык һәм тынычлык, уңай үзгәрешләр һәм яңа казанышлар елы булсын! Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә ышанабыз".
Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев