Актаныш

Каләменнән гөлләр тама

Җирлектән үсеп чыккан иҗатчылар ягыннан безнең төбәккә Татарстанда тиңләшерлек районнар юк. 170тән артык язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галименең үсеп чыгуы, шулардан 39ының ТР Язучылар берлегенә әгьза итеп алынуы, ул оешманы, әдәби басмаларны безнекеләрнең җитәкләве, бихисап журналистларыбыз булу бу хакта ачык сөйли. Яшьрәк чагында кулына каләм урынына көрәк-сәнәк, башка эш кораллары...

Җирлектән үсеп чыккан иҗатчылар ягыннан безнең төбәккә Татарстанда тиңләшерлек районнар юк. 170тән артык язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галименең үсеп чыгуы, шулардан 39ының ТР Язучылар берлегенә әгьза итеп алынуы, ул оешманы, әдәби басмаларны безнекеләрнең җитәкләве, бихисап журналистларыбыз булу бу хакта ачык сөйли. Яшьрәк чагында кулына каләм урынына көрәк-сәнәк, башка эш кораллары алганнар да, зурайгач, шигърият дөньясына чумганнарын сизми дә калалар. Алар читтә башка милләт вәкилләре арасында яшәсәләр дә, төрле хезмәт башкарсалар да, газиз туган телләрен онытмыйлар, аның сыгылмалы, образлы сурәтләү чаралары аша дөньяның матурлыгын күз алдына китереп бастыралар. Бу сәләт актанышлыларга Аллаһ тарафыннан ана каны аша салынган. Икенче яктан, остазларыбыз - татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз бик көчле безнең. Мәңгелеккә, онытылмаслык булып күңел түренә урнашкан бу мөгаллимәләребез халкыбызга хас бар яхшылыкны, тырышлыкны, сабырлыкны, туган җирне, телне, гореф-гадәтне яратучы, яраттыручы сыйфатында күз алдыбыздан китмиләр. Шуңа иҗатчылар барыбыз да аларга олы бурычлыбыз. 1962 елдан Күҗәкәдә укыткан мактаулы хәбәрчебез Зәнфирә апа Мөхәммәтова - әнә шундый изге затлардан.
Ул Иске Уръядыдагы ишле гаиләдә үсә. 3 ир туганы төзүче-инженер (эшчәнлеген район авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер булып башлаган, 4нче
ПМКда прорабтан директорга кадәр юл үткән, "Радуга" ҖЧҖ төзелеш фирмасын җитәкләгән Фикус энесе Татарстанның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исемгә иреште), ә сеңелләре укытучы һөнәрен сайлыйлар. Зәнфирә Тимершәех кызы үзе Минзәлә педучилищесын, ә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый.
Апабыз 1956 елда Югары Яхшыйда балаларга белемнең башлангыч нигезләрен төшендерә башлап, шул ук игелекле гамәлен 2 елдан соң Бикчәнтәйдә, аннан Әтәстә дәвам итеп, гаиләләре белән 1962 елда Күҗәкәгә кайтып төпләнгәч, бар гомерен, табигый сәләтен биредә укучыларда ана теленә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүгә, аларның иҗади сәләтен ачуга һәм үстерүгә багышлый. Шәкертләре арасыннан укытучылар, алтын каләм ияләре - шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова һәм Ләйлә Фазлыева (Харисова), журналист Филиза Сәлахова кебек иҗат әһелләре, күренекле артистлар һ.б. асыл затлар үсеп чыга. Алар барысы да мөгаллимәләре Зәнфирә Тимершәех кызын, аның ирен - тынгысыз, гомере буена шулай ук иҗат утында янучы директорлары Сәяф ага Хаҗиевне һәрвакыт олы хөрмәт белән искә алалар. Остазлар өчен моннан да олы бәхет юктыр.
Мин үзем дә укытучы идем, соңыннан да аларның эшчәнлеген күз уңыннан төшермәдем. Күп яшь хәбәрчеләр тәрбияләгән Зәнфирә апабыз һәрчак районда иң абруйлы мөгаллимәләр исемлегендә йөрде, рәсеме Мактау тактасына берничә мәртәбә куелды, мактау кәгазьләренә, "Хезмәт ветераны" медаленә, "РСФСР халык мәгарифе отличнигы" билгесенә лаек булды.
Әдәпле, тәрбияле зат буларак, Зәнфирә апа 32 ел мәктәп җитәкләгән тормыш иптәшенең эшчәнлегенә, укытучылар белән мөнәсәбәтенә катнашмый, урталыкны саклый.
Шуңадыр - гаиләләрендә дә һәрчак татулык хөкем сөрә. 3 кыз, 2 малай табып, уртак шатлыкны арттыра ул. Бала тапкач, озаклап өйдә ятмый, 2-6 айдан эшкә чыга. Лаеклы ялга туктагач та, сорагач, бер еллап укытып, шул тирә интернатта тәрбияче булып эшләп йөри. Кеше сүзен аяк астына салып таптый торган гадәте юк. Балалар үсә барган саен кул арасына керә торалар, бихисап җәмәгать эшләренә чумган, кеше вакытында өйгә кайтып керә алмаган әтиләрен көтмичә, дөньяны алып баруда әниләренә булышып, район газетасына язышып үсәләр.
Электән язганым булса да, бу юлларны кабатламый кала алмыйм. Аякка баскан бере югары уку йортына юнәлә тора. Фәнүсә Минһаҗева - Әлки районының Каргалы авылы, Ландыш Нургалиева - үзебездәге Пучы урта, Алмаз исә Такталачык коррекцион мәктәбен җитәклиләр, өчесе дә дәрәҗәле укытучылар. Район үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлеге мөдире, югары категорияле табибә Миләүшә исә райондашларыбызның сәламәтлеген саклый, ә Илназ эшмәкәр.
1962 елдан Күҗәкәдә гомер кичерсәләр дә, Зәнфирә апа белән Сәяф абый күңелләре белән Уръядыларында яшиләр, шунда йортларын җиткергәннәр, күп вакытларын ике арада йөреп үткәрәләр. Ике авылны да, халкын да бердәй тигез яраталар.
Халык мәгарифе отличнигы Зәнфирә апа шәкертләренә чын остазлыгын, алтын каләмгә ия хәбәрчелеген берсеннән-берсе матур, әдәби әсәрләргә тиң язмалары белән даими раслап торды. Аның язмалары олы йөрәкле кешеләргә генә хас эчке җылылык, образлы сурәтләнү, кешеләрне ярату белән аерылып тордылар. Андый хатларны уку җанга рәхәтлек өсти. 2009 елның 18 декабрь санында аның "Хаҗия истәлекләре" дигән язмасы дөнья күрде. Шундый игелекле җанга 2008 елда Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә хаҗ кылырга насыйп иткән икән. Бу миңа гына түгел, башкалар өчен дә олы куанычлы вакыйга булды.
Хәзер барысын да сагынып сөйләргә генә калды. Газета битләрендә Күҗәкә ягыннан язмалар укырга туры килгәндә күңелне шундый уйлар бөтереп ала. Зәнфирә апа, Сездәйләр аз калды, зинһар, каләмегезне тутыктырмагыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: