Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Камал театры сәхнәсендә Шамил Закиров рухына багышлап Коръән укыдылар

Бүген Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировның тууына 75 ел

Шамил Закиров рухына Камал театры сәхнәсеннән Коръән укылып дога кылынды. Коръән укырга Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чакырылган иде. Театрда аның элеккеге директорын искә алу кичәсе бара.

Бүген Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировның (1945-2012) тууына 75 ел.

Мансур хәзрәт Коръән укыр алдыннан Шамил Закиров белән аралашып яшәүләрен әйтте. Ул аның Коръән китаплары җыюын һәм аларны музейга бүләк итүен ассызыклады. «Ул Салават концертларының рамазан аена туры килгән вакытында киңәш сорап килгән иде. Мин тәнәфесне кояш баткан вакытка туры китерергә киңәш иттем», — дип искә төшерде ул.

«Шамил Закиров комсомол комитетында эшләгәндә мин комсомолга ышана башладым. Яшьләр өчен кайгырта иде. Миннән яшьләр өчен җыр яздыртты, пьеса яздыртты. „Әйдә, барыйк, кызлар карыйк“ дигән ул спектакль Тинчурин театрында бик уңышлы барды», — дип истәлекләре белән уртаклашты Разил Вәлиев.

Кичәне Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова алып бара. Искә алу кичәсендә Салават Фәтхетдиновның да катнашуы көтелә.

Иртән Яңа Татар зиратында аның каберенә чәчәкләр куелды. Әлеге искә алу чарасына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре һәм труппасы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев