Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Камил Шәйхразыевка - 60!

Такталачык авыл җирлеге башлыгы КАМИЛ МӘХМҮТ улы ШӘЙХРАЗЫЕВның 5 мартта 60 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Камил Мәхмүт улы! Сезне гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән ихластан котлыйбыз. Озак еллар җаваплы эшләрдә, һәр гамәлегезне кешеләргә игелек эшләүгә багышлаган тормыш юлыгызда намуслы хезмәт куеп, һәрчак кешелекле, игътибарлы, тыйнак кеше буларак, без Сезгә зур...

Такталачык авыл җирлеге башлыгы КАМИЛ МӘХМҮТ улы ШӘЙХРАЗЫЕВның 5 мартта 60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Камил Мәхмүт улы!
Сезне гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән ихластан котлыйбыз. Озак еллар җаваплы эшләрдә, һәр гамәлегезне кешеләргә игелек эшләүгә багышлаган тормыш юлыгызда намуслы хезмәт куеп, һәрчак кешелекле, игътибарлы, тыйнак кеше буларак, без Сезгә зур ихтирам белән карыйбыз. Бөтен көчегезне, белемегезне һәм иң мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән тынгысыз, шул ук вакытта таләпчән оста оештыручы Сез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, туганнарыгызның, якыннарыгызның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Сайлаганда тормыш сукмакларын
Ныклы максат алга куйгансыз.
Ил-көн өчен яшәп, гомер юлын
Сокланырлык итеп узасыз.
Кайда гына хезмәт куйсагыз да,
Күркәм сезнең кылган эшегез.
Чын җитәкче, гадел һәм намуслы,
Зур максатчан, затлы кеше Сез.
Агач аумый, тамыры тирән китсә,
Кеше бөек күркәм эш белән.
Яшәгез Сез ныклы сәламәтлек,
Яшәү дәрте сүнмәс көч белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев